Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгын сайлауга 500 миллион сум тотылачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Уфадагы барлык 410 сайлау бүлгеләренә кидеокамералар куелачак.

Башкортстан башлыгын сайлау өчен 500 миллион сум бүленгән. Бу хакта Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Илона Макаренко хәбәр итте.

NewsBash язуынча, узган сайлау республикага 410 миллион сумга төшкән булган.

Бүленгән акчаның төп өлеше видеокүзәтүгә, үгетләүләр һәм сайлау комиссиясе әгъзалары хезмәт хакына китәчәк. Шулай ук әлеге акча сайлау кәгазьләре әзерләү һәм аларны эшкәртү комплексларын арендага алуга тотылачак.

Уфаданы барлык 410 сайлау бүлгеләренә кидеокамералар куелачак. Аның өчен 40-50 миллион сум тотылачак.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьдә үтәчәк. "Башинформ" хәбәр итүенчә, сайлауга баручы 11 намзәттән 8е теркәлү узган.

XS
SM
MD
LG