Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Гөлназ Равилова Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте


Февраль аенда аңа "Түрәләр, алай ярамый" шигарьләре белән урам чарасын оештыру өчен 30 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәннәр иде.

Казан активисты Гөлназ Равилова, аңа билгеләнгән 30 сәгать мәҗбүри эшкә шикаять итеп, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Моның хакта "Idel.Реалии" хәбәрчесенә "Правозащита Открытки" юристы Эльза Нисанбекова хәбәр итте.

Нисанбекова сүзләренчә, Равилова эшендә Русия хакимияте Кеше хокуклары турында Европа конвенциясенең берничә маддәсен бозганнар. Аерым алганда, гадел мәхкәмә эшен гарантияләгән 6 маддә, үз фикереңне ирекле белдерү хакын биргән 10 маддә, җыеннарның иреген тәэмин иткән 11 маддә бозылган, диелә шикаятьтә.

Шикаятьтә полиция бүлегендә тентү уздырганда Равиловага хокуклары аңлатылмавы, ир-ат хезмәткәрләрнең аны куллары белән тотуы, аны кемсеткәннәре әйтелә. Моннан тыш Равилова аның туган теле булган татар телендә сөйләшүне сораган, тәрҗемәче исә бары тик процессуаль документлар төзелгәннән соң гына чакырылган. Тоткарланганнан соң Равиловага 4 сәгать яклаучысына шалтыратырга рөхсәт бирмәгәннәр, ди Нисанбекова.

"Ачык Русия" хәрәкәте активистлары Равилова һәм Дмитрий Егоров 12 декабрь Татарстан парламенты, югары мәхкәмәсе, "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бинасы каршында "Түрәләр, алай ярамый", "Депутатлар, алай ярамый", "Полиция, алай ярамый", "Хөкемдарлар, алай ярамый" дигән шигарләр тотып торды.

14 февраль әлеге эш Вахитов районы мәхкәмәсендә каралды. Утырышта Гөлназ бу гаепне танымавы хакында белдерде. Мәхкәмә Равилованы 30 сәгать мәҗбүри эш хөкем иткән.

Июнь азагында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Равилованы Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил яки халыкара, хөкүмәттән бәйсез оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру нигезендә гаепле дип тапкан, аңа 10 мең сум штраф карары чыгарган.

XS
SM
MD
LG