Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина сайлау комиссиясе Радага ахыргы сайлау нәтиҗәләрен чыгарды


Украина Югары радасы бинасы
Украина Югары радасы бинасы

Президент Владимир Зеленскийның "Слуга народа" фиркасе парламентта күпчелекне алды.

Украина сайлау комиссиясе ил парламентына сайлауның ахыргы нәтиҗәләрен чыгарды. 100% сайлау кагәзен тикшерү нәтиҗәсеннән соң Югары радага Украинаның биш сәяси фиркасе уза.

Иң күп тавыш президент Владимир Зеленскийның "Слуга народа" фиркасе вәкилләре җыйган. Бермандатлы сайлау бүлгеләрен исәпкә алып, фирка парламентта 254 урынга ия булачак, бу – урыннарның күпчелеген тәшкил итә.

Икенче урында эшмәкәр Виктор Медведчукның "Оппозиционная платформа" фиркасе бара (13,05%), өченче урында – Юлия Тимошенконың "Батькивщина" фирксе (8,18%). Элекке президент Петр Порошенконың "Европейская солидарность" фиркасе 8,10% җыя алган, музыкант Святослав Вакарчук җитәкләгән яңа "Голос" фиркасе – 5,82%.

Украина парламенты 450 депутаттан тора. Әмма бары 424 генә депутат мандаты алачак, чөнки 2014 елда Русия Кырымны басып алудан соң, хәрби низаг Украина көнчыгышында берничә сайлу бүлгесен югалтуга китерде.

Украина Югары радасына сайлау 21 июль көнне узды. Президент Владимир Зеленский яңа сайлауны үзе вазифасына керешкәннән соң ук игълан итте. Раданың элекке чакырылышы Зеленский канун өлгеләрен кире кагып килгән. ​

XS
SM
MD
LG