Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комиссия Рәфгать Алтынбаевны Дәүләт шурасы сайлавында катнаштырудан баш тартты


Рәфгать Алтынбаев
Рәфгать Алтынбаев

Ул Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең әлеге карарын мәхкәмәгә бирерә җыена.

28 июльдә Чаллының Комсомол районы сайлау комиссиясе шәһәрнең элекке мэры Рәфгать Алтынбаевны Татарстан Дәүләт шурасына намзәт итеп теркәүдән баш тартты. Бу турыда “Idel.Реалии"га аның штабында хәбәр иткәннәр.

Комиссия әгъзалары Алтынбаев өчен җыелган имзаларның 10 проценттан артыгын чын дип танымауларын белдергән. сhelny-biz.ru имзаларның 16 проценттан артыгы кире кагылган дип хәбәр итә. Алтынбаев сайлауда катнаштырылса, җиңеп чыгачагын әйткән иде. Алтынбаев штабы имзаларның чын булуын исбатларга җыена.

Алтынбаев республика парламентына сайлауда намзәт буларна җыенуын июнь ахырында белдергән иде.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG