Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния фестивалендә атыш нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Калифорния штатының Гилрой шәһәрендә гастрономия фестивалендә оештырылган атыш нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, дистәдән артыгы яраланган.

Шаһитләр сөйләвенчә, Garlic Festival-дәге чатырларның берсеннән утны 20 яшьлек егет ачкан. Бу хакта шәһәр мэрына сылтанып Associated press агентлыгы яза.

CNN хәбәр итүенчә, һөҗүм итүче үтерелгән. Аның ни өчен ут ачуы билгеле түгел. Атучылар икәү булырга мөмкин дигән сүзләр дә йөри. Әлеге мәгълүмат тикшерелә.

Gilroy Garlic Festival 1979 елдан бирле Christmas Hill паркында уздырыла. Ел саен чарага 100 меңгә кадәр кеше килә.

XS
SM
MD
LG