Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кырымтатарларны яклау чарасында катнашучыларга штраф салалар


Мәскәүдә кырымтатар активистларын яклау чарасы
Мәскәүдә кырымтатар активистларын яклау чарасы

Русия Югары мәхкәмәсе янында кырымтатар активистларын яклау чарасына килгән 18 кешенең һәрберсенә 20шәр мең сум күләмендә штраф салды. Ул вакытта барлыгы 46 административ эш ачылган иде.

Мәскәүнең Таганский районы мәхкәмәсе дүшәмбе Мәскәүдә 11 июльдә тоткарланган 18 кырымтатарның административ эшләрен карады. Ул вакытта 46 кеше тоткарланган иде. Алар Русия Югары мәхкәмәсе бинасы янында "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә эзәрлекләнүче кырымтатарларны яклап чыгыш ясады.

29 июльдә 46 эшнең 18е каралды. Һәр эш өчен мәхкәмә 10 минут вакыт бирде, бөтен утырышлар да гаепләнелүчеләрсез узды.

Адвокат Ольга Гнездилова чарада катнашучылар полиция кушуын үтәде дип, мәхкәмәдән административ эшләрне туктатуны сораган иде. "Чара нибары 1 минут 15 секунд дәвам итте, аннан соң катнашучылар полиция таләбен үтәде – плакатларны алып куйды, футболкаларын яшерде", диде Гнездилова.

Хөкемдар адвокатлар мөрәҗәгатьләрен кире какты һәм гаепләнелүчеләрнең һәрберсенә 20шәр мең сум күләмендә штраф салды.

Мәскәүдә административ эшләр каралу белән бергән кырымтатар активистлары социаль челтәрләрдә "Бердәмлек штрафларга караганда кыйммәтрәк" дигән флешмоб оештырды. Алар гаепләнелүчеләрне яклап язылган плакат янында фотога төште.

11 июльдә Югары мәхкәмә Төньяк-Кавказ хәрби мәхкәмәсе карарына апелляция шикаятен карады. Әлеге эш нигезендә "бакчасарай төркеме" – өч кырымтатар активисты 9 елдан 17 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде. Активистларн яклап Югары мәхкәмә янына кешеләр килде. Адларның барысы да тоткарланды.

Югары мәхкәмә 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Энвер Мамутов, 9ар елга колония хөкеме чыгарылган Руслан Абильтаров, Ремзи Меметов һәм Зеври Абсеитовның мөддәтләрен өй айга киметте.

XS
SM
MD
LG