Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр: 2017 елда нурланышлы болыт "Маяк" корылмасыннан таралган


"Маяк" берләшмәсендә
"Маяк" берләшмәсендә

Европада бер төркем галимнәр 2017 елның көзендә рутений һавага "һичшиксез Русиядән чыккан, аның чыганагы Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" җитештерү берләшмәсе" дигән нәтиҗәгә килгән.

2017 елның көзендә Европа өстеннән узган нурланышлы болыт чыганагы Русиядән булган. Моның дәлилләре Америка фәннәр академиясенең PNAS фәнни журналында дөнья күргән тикшерүдә китерелә.

Ике ел буена бөтен булган мәгълүматны тикшергәннән соң Европада бер төркем галимнәр рутений һавага "һичшиксез Русиядән чыккан, аның чыганагы Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" җитештерү берләшмәсе" дигән нәтиҗәгә килгән. Биредә атом коралы өчен матдәләр җитештерелә. PNAS хисабында әйтелгәнчә, нурланыш дәрәҗәсе артык булса да, ул Русия чикләреннән тыш яшәүчеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган.

Европа галимнәре радиоактив матдәләрнең һавага чыгарылуы өчен Мәскәүнең җаваплылык алудан баш тартуына борчылу белдерә. Галимнәр киләчәктә мондый хәлләрне кисәтү максатыннан эшчәнлек алып бару планын төзү өчен дәлилләрне тизрәк җыеп бетерүгә өметләнә. Русия җитәкчелеге рутений-106 изотопларының һавага эләгүе өчен җавапалылыкны кире кагып килде, матдәнең чыгу урынын билгеләү озакка сузылу нәтиҗәсендә галимнәр кирәкле мәгълүматны ала алмады. Бу киләчәктә радиоактив матдәләрнең башка урыннарда да чыгарылуын кисәтергә ярдәм итәр иде ди алар.

Былтыр Русия гидрометеорология хезмәте (Росгидромет) Көньяк Уралда сентябь-октябрь айларында "экстремаль югары" дәрәҗәдә нурланышлы пычрану булганын раслады. Рутенийның Татарстан белән Башкортстанга төшүе дә теркәлде.

Бу хакта иң беренчеләрдән булып Европа белгечләре чаң сукты. Алар нурланыш чыганагы Чиләбе өлкәсендә булуы ихтимал диделәр. Әмма "Росатом" дәүләт корпорациясе рутений изотопларының каян чыкканын төгәл билгеләү өчен җитәрлек мәгълүмат юк дип белдерде. Русия вәкилләре пычрану чыганагы атмосферада янган иярчен булырга мөмкин дип фаразлады.

"Маяк"та нурланышлы матдәләр 1957 һәм 2004 елларда да чыгып, һавага таралган иде.

XS
SM
MD
LG