30 июль Омски шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте, өлкәнең "Иртыш" татар милли-мәдәни үзәге һәм татар активистлары җыелыш уздырды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – Омск иөлкәсенең Тара шәһәрендә Ермакка урнаштырылган һәйкәлгә карата ризасызлык белдереп хат язу, аны имзалап юллау. Имзалар җыелды, аны өлкә хакимияте бинасына илттек, хат теркәлде, диде Азатлыкка Омски шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәистәше Марат Катыров. Кирәк икән, 200 мең имза җыячакбыз, әмма без дәшми кала алмыйбыз, ди ул. Әлегә 20 кеше имза куйган.
Омски татарлары Ермакка һәйкәл куюга каршы, чөнки бу Себернең асаба халыклары – себертатарларның милли хисләрен мыскыл итә дип белдерелә хатта.
"Ермак образы халык хәтерендә кайгы-хәсрәт һәм газаплар белән бәйле саклана. Без мондый тарихи яктан бәхәсле шәхесләрне каһарманлаштыруга каршы. Себер татарларының канәгатьсезлеген белә торып, җәмгыятьне шундый хәлдә калдырдылар. 2016 елда Совет ял паркында Ермакка бюст куйдылар. Себер татарлары моңа ризасызлык белдерде. Әлеге мәсьәлә Омски шәһәре хакимияте вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәл утырышында күтәрелде. Бер елдан бу бюстны алып, аны музей территориясенә куячаклар дип килештек. Әмма бу карар кәгазьдә генә калды", диелә хатта.
Марат Катыров Ермакка һәйкәл кую махсус астыртын эшләнде дип саный. "Бу һәйкәл мәсьәләсе генә түгел, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе", дигән фикердә ул. Марат әфәнде сүзләренә караганда, себертатарлар бу юлы да төбәк җитәкчелеге белән түгәрәк өстәл утырышы җыеп, әлеге мәсьәлә турында фикер алышу кирәк.
"Татарлар һәйкәлнең урнаштырылуын белми дә калды. Өч ел элек купкан гауга тагын кабатланыр дип курыктылар, күрәсең. Әгәр дә Ермакка һәйкәл урнаштырыла дип алдан хәбәр ителсә, тагын шау-шу кубар, кирәкми, тыныч кына эшлик диелгәндер. Һәйкәлне кую карары шәһәр депутатлары тарафыннан яшерен сөйләшенгән, моны махсус беркемгә дә әйтмәделәр. Акча табылгач тиз генә урнаштырдылар.
Минемчә, моны үзенә PR ясарга теләгән кешеләр оештыра. Үзләрен монда доминант милләт булганын күрсәтәселәре киләдер. Имеш, биредә без хуҗа, бар нәрсәне дә без хәл итәбез. Бүгенге көндә казакларның дәрәҗәсен күтәрү, христианлыкны торгызу бара. Мондый шартларда аларга туры килгән каһарман кирәк. Бу очракта бәхәсле шәхес Ермак мач килә. Татарларның күпчелеге Ермакның кем икәнен белә. Безнең өчен ул – башкисәр, басып алучы. Ә урысларда исә хәзер әкренләп аны каһарманлаштыру, "изгеләштерү" процессы бара, халык чынбарлыкны белми. Тарихны яңадан язалар. Алга таба хәлләр болай барса, татарларның фикерен бөтенләй санга сукмаячаклар, безнең мәнфәгатьләр белән кызыксынмаячаклар дигән сүз. Татар авылында мәктәпләр ябыла, юллар төзелми... Татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә игътибар бирелми. Татарларга менә шундый мөнәсәбәт сизелә. Алга таба ассимиляция һәм татарлыкны югалту дигән куркыныч бар.
Ермакны әкренләп каһарманлаштыру, изгеләштерү процессы бара
Безнең хатка кимендә игътибар итәчәкләр дип уйлыйм. Бу мәсьәләне сөйләшер өчен түгәрәк өстәл оештырылыр дип өметләнәм. Бу һәйкәл мәсьәләсе генә түгел, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе дә бит”, дип сөйләде ул.
Омски шәһәрендә яшәүче татар активисты Муса Нигъмәтуллин Ермакка һәйкәл куйганнан соң татарларга басым ясау көчәергә мөмкин дип борчылуын белдерде.
"Ермак себер татарлары өчен Казан татарларына Явыз Иван яки бөтен дөнья өчен Һитлер кебек кабул ителә. Ул җирләрне генә яулап алмады, ә татарларны суеп бетерде, бу чып-чын геноцид булган. Аның ерткыч кебек эш итүләре халык хәтерендә сакланып калды. Бабайлар моны күз яшьләре белән сөйли иде. Балачакта әтиемнән: "Кем ул Ермак?" дип сорагач, "Бу башкисәрнең исемен өйдә телгә аласы булма" дип кырыс җавап биргәнен хәтерлим. Җирле халык өчен Ермак – бандитизм, рэкет символы. Җирәнгеч шәхес. Хәзер исә аның дәрәҗәсен күтәрергә тырышалар, аннан "кумир" ясарга телиләр. Иле нинди, каһарманнары шундый. Ермакны күтәрүдән соң безне, җирле себер халкына, мөнәсәбәт нинди булыр, шулай ук өркетеп, куркытып, һөҗүм ясаулар башланырмы? Мин, мәсәлән, шуннан куркам.
Җирле себер халкын Ермак кебек өркетеп, куркытып торырлармы? Мин шуннан куркам
Бу Ермакка һәйкәлләр урнаштыру да провокация кебек. Хәзерге губернатор Александр Бурков – яңа формация кешесе, аңа сәяси яктан ниндидер һөҗүм бара дип уйлыйм. Ноябрь аенда Омскида Русия һәм Казакъстан президентлары саммиты узачак, сентябрь аенда сайлау булачак, шулар алдыннан милләтара мөнәсәбәтләрне киеренкеләтү, экологик мәсьәләләрне күтәрү кебек максатлар куела дигән хис бар. Губернатор җирле ришвәтчелеккә, төрле кланнарга каршы көрәш алып бара, шуңа аны алып атарга теләүчеләр аз түгел. Төгәл белмим, ләкин Тарада Ермакка куелган һәйкәлне акчаларны җирле урман кисүчеләр оештырган дигән хәбәрләр йөри. Аларга каршы да җинаять эшләре кузгатылган, шуңа алар өчен дә губернаторга каршы эш мантыйклы була ала.
Казаннан ярдәм көтмибез, өч ел элек ярдәм булмады, хәзер дә булмастыр. Казан кайчан ярдәмгә килә? Үзләренә кирәккәндә генә нидер кымшаналар. Моның нәрсәгә бәйле булуын әйтә алмыйм, бәлки, җитәрлек дәрәҗәдә елый, сорый белмибездер", дип сөйләде Муса әфәнде.
Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Тарага Ермакның бернинди дә катнашы юк дип сөйләде. Ялган тарихны кешеләргә сеңдерү бара, ә Тара татарларының үзен якларга хәле юк ди ул.
"Ермак һәйкәлләре Омски, Томски, Тубыл шәһәрләрендә басып тора инде, Ермакның Тарага бернинди катнашы юк, ул аны алмаган да, салмаган да, ә барыбер куялар! Чөнки ачлы-туклы яшәгән халыкның шулай итеп булса да күңелен күтәрергә, рухын ныгытырга уйлыйлар ахыры. Ярар, Ермак һәйкәлен күргәч, урыслар сөенер, авыр тормышларын бераз онытып торырлар дип фаразлыйк, ә татарлар? Шул басып алынган, мәсхәрәләнгән, таланган себертатарларның нәсел дәвамчылары яши бит монда! Алар ни әйтер? 30 тонналы һәйкәл эшләткән урыс байлары һәм аны куярга рөхсәт иткән шәһәр хакимияте бу турыда уйлап та тормагандыр, мөгаен, уйласалар, мондый гаделсезлеккә юл куймаслар иде.
Тарада Ермакка һәйкәл куючылар ике ялганга нигезләнә. Имеш, Себерне ул урысларга алып биргән, Тара үзе дә урыслар нигез салган шәһәр икән. Болар икесе дә ялган! Ермак Себерне алмаган, әле ул, 1585 елның августында Күчем хан яугирләре тарафыннан Вагай суына батырып үтерелгәч тә, Себер ханлыгы өчен сугыш озак дәвам итә. 1598 елның 20 августында хәзерге Новосибирски өлкәсе тирәсендә булган соңгы сугыш кына татар дәүләтенең җиңелүе, Себернең Мәскәү (Московия) дәүләтенә кушылуының рәсми датасы санала. Шулай ук Тараны да 1594 елда урыслар салмаган, алар басып алганчы ук ул инде булган, Ялым Тора дип аталган, анда Күчем ханның җәйге ыстаны урнашкан булган.
Хакыйкатьне ачмас өчен, урыс тарихчылары кырык төрле ялган уйлап таба
Шушы хакыйкатьне ачмас өчен, урыс тарихчылары кырык төрле ялган уйлап таба, имеш, урысларның Тара каласы башта Тара елгасы буенда булган, аннан монда күчергәннәр. Юк шул, хәзерге Тара шәһәренең урыска да, Тара елгасына да бернинди катнашы юк, ул алар килгәнче үк үз урынында булган. Себертатарлар Тараны хәзер дә Тора дип кенә атый, аны урыслар гына Тара ди. Ә тора сүзе – торак урын, торлак, тукталган урын, дигәнне аңлата, себертатарларның күп кенә кала һәм сала атамаларында чагылыш тапкан.
Нигә монда ул башкисәргә һәйкәл китереп куйганнар соң? Бу – ил буенча бара торган сәясәт – җирле халыкларны басып алучы явыз тираннарга һәйкәл кую, аларны олылау, явызлыкларын аклау, халык күңелендә милли каһарман булып исемнәрен мәңгеләштерү. Шулай итеп, Явыз Иван да, Сталин да аклана, Кырымны басып алу да батырлык итеп күрсәтелә, бүгенге тираннар да каһарманга әйләнә. Курски һәм Орел шәһәрләрендә инде Явыз Иванга һәйкәлләр бар, үз халкын миллионлап аткан һәм аскан Сталинга ил буйлап һәйкәлләр күренә башлады, хәзер Алтын Урда дәүләтен, татарларны җиңүне бәйрәм итәргә җыеналар. Русия думасына инде канун өлгесе кергән, 11 ноябрьне "татар изүеннән" котылу көне итеп игълан итәргә әзерләнәләр.
Эш шунда: җирле хакимият мондый эшләрне хәзер астыртын эшли башлады. Татарларның моңа каршы булачагын белә, шуңа алдан артык шауламыйлар, һәйкәлне төнлә китерәләр. Казан белмичә кала, белгәч инде соң була. Казанның зур кимчелеге бар. Казан кирмәне дә, Татар конгрессы да бик озак уйлый, озак өйрәнә, озак кымшана. Алар өйрәнгәнче эш инде узган була. Ә эш узгач, эндәшүдән ни мәгънә?" ди Фәүзия Бәйрәмова.
Аның фикеренчә, Ермакка һәйкәл урныштырганчы Тарада төрмәдә утырган, сөргенгә җибәрелгән урыс язучылары Александр Радищев, Михаил Фонвизин, Федор Достоевский, Николай Басаргин, тарихчы-галим С.Шевцов, Кавказның элеккеге вице-губернаторы Осип-Юльян Горский (Гриве), Мәскәү князе Афанасий Лобанов-Ростовский кебек шәхесләрне зурлап була. Моннан тыш Тара тарихы иманлы, затлы нәселнең дәвамчысы, ислам мәгърифәтчесе, Токиода мөфти булып эшләгән рухани Габдерәшит Ибраһимов белән бәйле. Әмма аны зурлау гына түгел, искә алучы да юк. Тарада шулай ук атаклы сәүдәгәрләр Айтикиннарның йортлары да бар. Бүген ул җимерелеп бара. Әмма шәһәр хакимияте өчен бу тарихи мирас булып саналмый.
Тара шәһәрендә Ермакка куелган һәйкәлгә карата Омски татарлары гына түгел, төмәннәр дә хат язган. Алар Себер буйлап татарны юк иткән башкисәрдән каһарман ясау себер халыкларын БМОга, Европа кеше хокуклары мәхкәмәләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә ди. Әйтергә кирәк, Казаннан әлегә бернинди дә реакция булмады. Татар конгрессының фикер белдерүе күренмәде.
27 июль көнне Омски губернаторы Александр Бурков белән Тара муниципаль районы башлыгы Евгений Лысаковка Төмән өлкәсенең татар морзалары җыены исеменнән Данияр Әхмәтов та Тарадагы Ермакка һәйкәл куюга ризасызлык белдереп хат юллаган.
Русиядә, шул исәптән Тарада, Омск өлкәсендә татарларның күпләп яшәгәнен һәм алар өчен Ермак бәхәсле шәхес булуын исәпкә алып, һәйкәл урнаштырлыганда татарларның фикере исәпкә алындымы дигән сорау юлланган. Шулай ук хатта һәйкәл урнаштыруны туктатып торырга һәм бу мәсьәләне хәл итәр өчен эшче төркем булдырырга дип соралган. Сүз уңаеннан, һәйкәл инде 26 июль урнаштырылган иде.
Төмән өлкәсенең себертатар милли-мәдәни мохтарияте исеменнән дә Тара муниципаль районы башлыгына хат җибәрелгән.
"Милләтара дуслыкны тар-мар итү кемгә кирәк? Себертатарлар аркылы кем мин-минлеген өскә чыгарырга тырыша? Ермакны изгеләштерү, аннан каһарман ясау милләтара мөнәсәбәтләрне юкка чыгара. Низаг тудыру кемгә кирәк булды?
Без – тынычлык ярата торган халык. Урта гасырларда булган вакыйгаларны искә төшереп торуны кирәк дип санамыйбыз. Омскида Ермактан башка да кешеләрдә тискәре хисләр тудырмаган бронзадан коярлык шәхесләр җитәрлек дип уйлыйбыз. Якутиядәге иҗтимагый оешмалар кебек БМОга яки Европа Кеше хокуклары мәхкәмәсәменә асаба халыкларның хокукларын яклау турында сорап мөрәҗәгатьләр язасыбыз килми. Безгә, асаба халыкның, фикерләрен ихтирам белән исәпкә алуларын телибез. Төмән, Омски, Новосибирски татарлары бердәм халык, сезгә һәм Омски өлкәсенең губернаторына кабара барган низагны чишү юлларын табарга чакырабыз", диелгән хатта.
Аны Төмән өлкәсенең себертатарларның милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәүзия Марганова имзалаган. Хатның тексты редакциядә бар.
Тара шәһәре башлыгы Сергей Мартынов "БК55" матбугат чарасына Төмәннән килгән хатларга аңлатма биргән. Ермакка һәйкәл урнаштыру алдыннан берсе дә каршы килмәде дип сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, һәйкәлне урнаштыру мәсьәләсе алдан планлаштырылган, җирле кешеләрдән бернинди дә тәнкыйть яки ризасызлык фикере яңгырамаган.
"Район дәрәҗәсендә милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе утырышы булды. Мөселманнар, руханилар, Тараның абруйлы шәхесләре, матбугат чаралары катнашты. Әмма берсе дә каршы сүз әйтмәде. Иҗтимагый шура җыелышы да булды, анда район хакимияте, депутатлар, шәһәр кешеләре булды, һәйкәл урнаштыру инициативасы турында фикер алышынды, әмма бер тәнкыйть сүзе дә әйтелмәде. Ачылыш вакытында татарлар белән дә аралаштык, берсе дә ризасызлык белдермәде", дип сөйләгән Мартынов.
Моңа өстәп Мартынов Төмәннең Тарада ни эше бар дигән сорау да куйган. Янәсе, тыкшынмагыз, без сезне, сез безне тикшермибез, төмәннәр Тара халкының эшенә кысылмасын.
Төмән оешмасы гауга куптарырга тели, махсус куерта
"Бик тыкшыгасыз килә икән, килегез, депутатлыкка дәгъва итегез, идарә итегез, Омск өлкәсе үсешенә өлеш кертегез. Аннары инде нидер таләп итә аласыз. Бу очракта Төмән оешмасы гауга куптарырга тели, сәяси яктан үзләренә уңай караш булдырырга тырыша. Махсус куерта", дип бәяләмә биргән.
Тара шәһәре Омскидан 300 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә 28 мең кеше яши, шуның 2 меңләбе – татарлар. Халыклар дуслыгы йортында татарларның бер бүлмәсе бар, ансамбльләре эшләп тора, ел да сабантуйлар уза. Шәһәрдә ике мәчет бар.
Мартынов татарлар, ислам руханилары белән килешеп эшләдек дисә дә, Азатлык чыганакларына караганда, җыелышларга татар җәмәгать оешмалары вәкилләре чакырулы булмаган.
Азатлык җирле татарлар, җәмәгать эшлеклеләре дә, руханилар белән элемтәгә кереп карады, кемдер телефонны алмады, кемдер Ермакка һәйкәл урнаштыруы турында комментар бирүдән баш тартты. Аларның күбесе шәһәр хакимиятенең ачуын чыгарырга курка, хакимият кешеләренең үч алулары бар дип шикләнә. Ике татар кешесе һәйкәлне кую мәсьәләсе турында алдан хәбәр ителмәде, бернинди дә фикер алышу булмады дип раслады. Татар активистларын бары тик һәйкәл ачылышы тантанасына гына дәшкәннәр.
* * *
Себерне яулап алуны җитәкләгән казак атаманы Ермак исемен Себердәге дистәләгән шәһәр урамнары йөртә. Моннан тыш аның исеме белән Ангарски һәм Новочеркаски стадионнары, Томскидагы спорт комплексы аталган. Бәхәсле шәхескә багышлап төрле шәһәрләрдә дистәләгән һәйкәл урнаштырылган. Һәйкәлләр Иркутски, Новочеркасски, Тобольски, Сургут, Новгород, Новосибирски, Томски, Омски һәм башка шәһәрләрдә тора.