Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Кытайда мөселманнарга кибет һәм рестораннардан хәләл тамгаларын алырга кушылган


Пекин хакимиятләре хәләл ризыклы рестораннар һәм кибетләргә чикләүләр керткән. Шәһәрдә урнашкан мондый биналардан гарәпчә язуларны һәм ислам символларын алып куярга кушылган.

Пекинда 11 ресторан һәм кибет тотучы мөселманнар сүзләренчә, түрәләр ислам белән бәйле сурәтләрне, аерым алганда ярымай һәм "хәләл" сүзен алып кую кирәклеге турында искәрткән. Бу хакта Reuters яза.

"Бу чит ил мәдәнияте, безгә кытайныкын кулланырга кирәк диделәр", дигән бер ресторанның менеджеры.

Reuters әлеге хәлне Кытайда 2016 елда башланган диннең бөтен юнәлешләрен унификацияләү кампаниясен дәвам итү дип атый. Диннең бөтен күренешләре дә Кытай мәдәниятенә яраклаштырылырга тиеш. Reuters шулай ук Кытайдагы күп кенә мәчетләрнең манараларын кытайча пагодаларга охшатып алыштырырга мәҗбүр ителүләрен дә искә төшерә.

"Гарәп теле - чит тел, аны куллану дәүләт контролендә булмаган бер әйбер кебек кабул ителә", ди Вашингтон университеты галиме Даррен Байлер. Аның сүзләренчә, җирле хакимият "исламның Кытайда кытай теле аша эшләвен тели".

Кытайның этник һәм дини мәсьәләләр комитеты бу уңайдан аңлатмалар бирүдән баш тарткан.

Дөнья матбугат чаралары Кытайда мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәт турында соңгы елда еш яза. БМО мәгълүматларына күрә, Синҗан-уйгыр автоном төбәгендә бер миллионга якын уйгыр "тәрбия лагерьларында" тотыла. Кытай тышкы эшләр министрлыгы дәлил булмауны әйтеп моны кире кага. Пекин Синҗанда "һөнәри-техник белем бирү" системы эшли һәм андагы халыкны кытай теленә, кануннар һәм һөнәргә өйрәтәләр дип бара. Үзәкләр мөселманнарны радикальләшүдән коткару өчен эшли дип әйтелә.

XS
SM
MD
LG