Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елда Русиядә ВИЧ-инфекциядән 20 мең 600 кеше үлгән


2017 ел белән чагыштырганда, былтыр ВИЧтан үлү күрсәткече ике процентка арткан. Үлүчеләрнең күпчелеге урта яшьтәге кешеләр.

2018 елда Русиядә ВИЧ-инфекциядән 20 мең 600 кеше үлгән, аларның күпчелеге - 76,7 проценты 25 яшьтән 44 яшькә кадәр кешеләр. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министрлыгының оештыру һәм мәгълүматлаштыру фәнни-тикшерү институты хисабында әйтелә.

2017 ел белән чагыштырганда, ВИЧтан үлү күрсәткече ике процентка арткан.

Хисапта шулай ук "ВИЧ-инфекция эшкә сәләтле яшьтә үлемгә китерүче авырулар арасында беренче урыннарга чыга" диелә.

Узган ел ВИЧ 68 мең русияледә ачыкланган, Русиядә әлеге вирусны йөртүчеләр саны 900 меңгә җитеп килә.

Элегрәк Русиядә ВИЧ таралу темасына Роспотребнадзор да хисап чыгарган иде. Анда 2018 ел ахырына илдә вирус йөртүче бер миллионнан артык кеше яши диелде. Көн саен илдә 200дән алып 300гә кадәр кеше ВИЧ-инфекция йоктыра, ә соңгы ун елда Русиядә СПИДтан үлгән кешеләр ун тапкыр арткан.

Русиянең 13 төбәгендә халыкның бер проценттан артыгы ВИЧ белән авырый. ВИЧ-инфекциясе белән авыручылар саны иң күбе Иркутскида. Анда халыкның 1,8 проценты авырый, 100 мең кешегә 1814 кеше туры килә. Свердловски өлкәсендә 100 мең кешегә 1804 кеше, Кемерово өлкәсендә - 100 меңгә 1796 кеше. ВИЧ эпидемиясе шулай ук Самар, Оренбур, Ульян өлкләрендә, Кырымда күзәтелә.

XS
SM
MD
LG