Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә террор гамәле әзерләүдә шикләнелүче ике татарстанлыны сак астына алды


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 31 июльдә ФСБ тоткарлаган ике татарстанлыны 29 сентябрьгә кадәр сак астына алды. Алар республикада террор гамәле әзерләүдә шикләнелә.

Мәхкәмәдә әлеге кешеләрнең кем икәнлекләре билгеле булган дип яза Татарстан матбугаты. Алар Руслан Шәмсетдинов һәм Ришат Зәйнәгытдинов. Икесенең дә өчәр баласы бар, икесе дә "Яндекс.Такси" хезмәтендә эшләгән. Зәйнәгытдиновның Түбән Камадан булуы билгеле.

Тоткарланучылар гаепләрен танымый, җинаять эше ялганга корылган дип белдерә.

Зәйнәгытдинов мәхкәмәдә сөйләвенчә, аның машинасында шарталткыч җиһазларның каян килеп чыкканын ул белми. Ул тимер юлга (ФСБ тараткан видеода тоткарлау тимер юл тирәсендә булуы күренә) иртәнге сәгать алтыда башка сәбәпләр белән килүе турында белдерә. Аннары аны тоткарлыйлар һәм 100 метрлап ераклыкка алып китәләр. Зәйнәгытдинов сүзлренчә, бер сәгать-сәгать ярымнан соң аны кире тоткарлау урынына алып киләләр һәм машинасыннан террор гамәле әзерләү өчен әйберләр табалар. "Ул әйберләр машинада юк иде", дигән өч бала атасы.

Тикшерүче мәхкәмә утырышында сөйләвенчә, әлеге ике иргә карата җинаять эше 29 июльдә ачылган. Куәт оешмалары мәгълүматынча, бу көнне алар сәүдә үзәгенең машиналар кую мәйданында террорчылыкка өндәү белән шөгыльләнгән. Ә 31 июльдә террор гамәле кылырга җыенганда тоткарланганнар.

Чәршәмбе Федераль иминлек хезмәте Татарстанда "Ислам дәүләте" (Русиядә тыелган) оешмасының ике тарафдары тоткарланган дип белдерде. ФСБ хәбәр итүенчә, алардан шартлаткыч матдәләр һәм кулдан ясалган шартлаткыч җиһазлар өлешләре алынган.

XS
SM
MD
LG