Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ВИЧ авыруларны дәвалауда кулланылучы дару бетеп килә


Русиядә ВИЧлы авыруларны дәвалауда кулланылучы Ламивудин дип аталган дару запаслары бетеп килә. Бу сатучыларның дару сатып алу аукционнарына чыкмау белән бәйле. Алар аукцион шартларыннан канәгать түгел.

Русиядә Ламивудин запасларының бетеп килүе турында Роспортебнадзор каршындагы СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш федераль үзәге җитәкчесе Вадим Покровский хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу июль уртасында сатучыларның дару сатып алу аукционнарына чыкмау белән бәйле. Алар аукцион шартларыннан канәгать түгел. Сатучылар инде бәйгедә катнашудан өченче тапкыр баш тарта.

Ламивудинны сатып алу белән бәйле вазгыять кискен дип санала һәм бу дәвалауның төп схемасына куркыныч тудыруын таный Покровский. Ул Ламивудин схемадан төшеп калган очракта авыруларның күбесендә проблемнар башланачак ди.

Түрә сүзләренчә, бүгенге көндә тулы дәвалау курсы өчен 400 мең авыруга дару сатып алынган. Шул ук вакытта Русиядә ВИЧлы кешеләр саны миллионга җитеп килә, бу әле рәсми медицина ярдәменә мөрәҗәгать итмәүчеләрне санамаганда.

Покровский сәламәтлек саклау министрлыгының "ВИЧ-инфекциянең эшкә сәләтле яшьтә үлемгә китерүче авырулар арасында беренче урыннарга чыгуы" турындагы мәгълүматын раслады.

2018 елда Русиядә ВИЧ-инфекциядән 20 мең 600 кеше үлгән, аларның күпчелеге - 76,7 проценты 25 яшьтән 44 яшькә кадәр кешеләр.

Пәнҗешәмбе сәламәтлек саклау министрлыгында Ламивудинны сатып алу өчен дәүләт килешүе берничә көн элек төзелде дип белдерде, әмма аны сатып алу тулысынча ноябрьгә генә тәмамланачак.

1 июльгә 300 мг-лы Ламивудин запаслары ике айга, ә 150 мг-лысы өч ай ярымга җитәрлек калган.

XS
SM
MD
LG