Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Британиядә RT телеканалына салынган штрафка каршы җавап чаралар әзерләгән


Британия Кремль тарафлы RT телеканалына 240 мең доллар штраф салганнан соң, Роскомнадзор чит ил медиасын чикләүгә бәйле канун өлгесе әзерләгән.

Роскомнадзор RT телеканалына Британиянең Ofcom оешмасы гаделлек принципларын бозган өчен салган штрафка каршы чаралар белән җавап бирәчәк.

Бу хакта канун өлгесе Русия думасына 10 көн эчендә кертеләчәк. Ул Русиядә чит ил матбугат чаралары эшчәнлеген көйләүгә кагылачак. Әлеге канунны бозучыларга миллионлаган штрафлар каралачак. Бу хакта Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров белдерде.

Роскомнадзор Русия медиасына чит илдә гаделсез мөнәсәбәткә каршы җавап булачак дип элек тә әйтүләрен искәртте.

Британиянең медиа өлкәсендәге мәсьәләләрне көйләүче Ofcom оешмасының RT телеканалына объектив булмавы өчен штраф салуы турында июль ахырында билгеле булды. Ofcom RTның 2018 елның март-апрелендә эфирга чыккан 10 програмын тикшергән. Аларның җидесендә төрле тайпылышлар ачыкланган диелде. Былтыр 20 декабрьдә Ofcom Кремль тарафлы телеканал тапшыруларны күрсәтү кагыйдәләрен бозган дип белдерде. Аерым алганда, RTны Скрипальләрне агулау һәм Украина белән Сүрия вакыйгаларын яктыртканда объектив булмауда гаепләделәр. Штраф күләме 200 мең фунт (240 мең доллардан артык) тәшкил итә.

Гыйнварда Роскомнадзор Британиянең BBC материалларын Русия кануннарына каршы килү-килмәвен ачыкларга җыенуы турында белдерде. RTга җәза бирелгән очракта, BBCга да чикләүләр кертеләчәк диде.

XS
SM
MD
LG