Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Русия Венесуэлага бензин һәм газойль җибәрә


Венесуэлада бензинга чират
Венесуэлада бензинга чират

Бензин һәм башка нефть продуктларын Русиядән Венесуэлага кертү илгә ягулык кризисыннан чыгарга ярдәм итә диелә тикшерүдә.

Июнь һәм июльдә Венесуэлага Русиядән кимендә 600 мең мичкә бензин һәм аны җитештерү өчен чимал - ваккумлы газойль җибәрелгән. Бу хакта Bloomberg агентлыгы тикшерүендә әйтелә.

Корабларның онлайн-трекинг мәгълүматларына караганда, ягулык танкерлар ярдәмендә Кара диңгездәге Тамань портыннан Мальтага җибәрелә, аннан башка танкерларга агызыла һәм Венесуэлага китә. Бөтен юл бер ай чамасы вакытны ала. Аналитиклар моны сәер дип атый. Әмма Венесуэла, АКШ санкцияләре сәбәпле, бензинны Русиядән алырга мәҗбүр. Чикләүләр АКШтан ягулык алуны тыя.

Пәнҗешәмбе Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп Венесуэлага карата карантин тәртибе яки хәтта блокада кертү мөмкинлеге карала диде. Әлеге тәртипләрнең кайчан кертеләчәге турында әйтмәде.

Моңа кадәр Вашингтон Каракаска икътисади һәм дипломатик басым чараларын гына кулланды. Ләкин Ак йорт көч куллану мөмкинлеге барлыгын да искәртеп килде. АКШның Латин Америкасындагы беректәшләре бу вариантка каршы чыгыш ясый.

АКШ һәм Көнбатышның башка күпчелек илләре Венесуэланың вакытлыча башлыгы дип парламент рәисе Һуан Гуайдоны таный. Ул үзен вакытлы президент дип гыйнварда игълан итте. Реаль хакимият Николас Мадуро кулында кала. Аңа, аерым алганда, Кытай, Иран һәм Русия теләктәшлек күрсәтә. Алар Каракаска үзләренең хәрби киңәшчеләрен дә җибәрә.

XS
SM
MD
LG