Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тара түрәләре шәһәрдә Ермак һәйкәле урнаштырылу уңаеннан аңлатма бирде


Тара шәһәрендә ачылган Ермак һәйкәле

Район җитәкчелеге берәр татар дин әһеле йә җәмәгать эшлеклесенә дә һәйкәл йә истәлек тактасы урнаштырырга тәкъдим итә.

Омски өлкәсенең Тара муниципаль районы башлыгы Владимир Жилин Төмән өлкәсе татар морзалары җыены җитәкчесе Данияр Әхмәтовка юллаган хатта әйтелгәнчә, җирле эшмәкәрләрнең Ермакка һәйкәл кую тәкъдиме район башлыгы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр шурасының 2019 елның 25 июлендә узган утырышында каралган. Район җитәкчелеге берәр татар дин әһеле йә җәмәгать эшлеклесенә дә хосусый акчага һәйкәл йә истәлек тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан (хат өлгесе редакциядә бар).

Утырышта татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашкан: Гадилә Лаврук – "Вита" ширкәте мөдире, җәмәгать эшлеклесе; Ризван Бәширов - шәһәр мәчете шурасы рәисе; Гөлшат Сатышева – "Нур" татар мәдәнияте үзәге методисты; Елена Нальгиева – "Төньяк" мәдәни-ял итү үзәге" мөдире урынбасары; Радик Әхмәтов – "Ихласлык" мәхәлләсе имамы.

Лаврук – Муса Җәлилгә, Әхмәтов –- Габдерәшит Ибраһимовка һәйкәл куярга, Бәширов – мәчеткә Габдерәшит Ибраһимов исемен бирергә тәкъдим иткән.

Тарада берәр татар дин әһеле йә җәмәгать эшлеклесенә хосусый акчага һәйкәл йә истәлек тактасы урнаштыру тәкъдимнәрен шураның киләсе утырышларында тикшерергә карар ителгән.

27 июль көнне Төмән өлкәсенең татар морзалары җыены Омски губернаторы Александр Бурков һәм Тара муниципаль районы башлыгы Евгений Лысаковка Тарадагы Ермакка һәйкәл куюга ризасызлык белдереп хат юллаган иде.

​Русиядә, шул исәптән Тарада, Омски өлкәсендә татарларның күпләп яшәгәнен һәм алар өчен Ермакның бәхәсле шәхес булуын исәпкә алып, һәйкәл урнаштырлыганда татарларның фикере исәпкә алындымы дигән сорау куелган иде. Шулай ук хатта һәйкәл урнаштыруны туктатып торырга һәм бу мәсьәләне хәл итәр өчен эшче төркем булдырырга соралган иде.

Тарада Ермак һәйкәле 26 июль урнаштырылды. Татарлар бу эш астыртын башкарылды һәм татарны санга сукмауның иң ямьсез күренеше булды дип бәяләде.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG