Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә каршылык чарасында тоткарланучылар саны 800дән артты


Трубная мәданында каршылык чарасы
Трубная мәданында каршылык чарасы

Тоткарлаулар нигездә Пушкин һәм Трубная мәданында булган.

Бүген Мәскәүдә шәһәр думасына бәйсез намзәтләрне яклап узган чарада тоткарланучылар саны 800дән арткан. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау порталы хәбәр итә, ул полиция гамәлләрен күзәтеп бара һәм тоткарланганнарга ярдәм күрсәтә.

Мәскәүдән җанлы трансляция алып баручы хәбәрчеләр әйтүенчә, тоткарлаулар нигездә Пушкин һәм Трубная мәданында булган. Тоткарланучылар арасында журналистлар һәм узып баручы гади халык та бар диелә. Кайберләре полициянең көч куллануы турында белдерә.

Хакимият белән килештерелмәгән чара "урамда йөрү" форматында уза.

Мәскәү шәһәр думасына бәйсез намзәтләрнең күбесе узган атна протест чарасында катнашкан, хәзер алар административ маддәләр нигезендә гаепләнеп кулга алынган.

27 июль көнне узган каршылык чарысында полиция һәм Росгвардия меңнән артык кешене тоткарлаган, аларга ад министратив һәм җинаять эшләре кузгатылган. Мәскәү хакимияте бәйсез намзәтләрне хуплап узган протест чараларын "массакүләм тәртипсезлекләр" дип бәяли.

XS
SM
MD
LG