Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хәмергә бәйлелектән интеккән кешеләр саны белән Русиядә бишлеккә кергән


Былтыр республикада "Исерткеч эчемлек куллану белән бәйле психик тайпылыш" диганозы 2,2 мең кешегә куелган.

Башкортстан хәмергә бәйлелектән интеккән кешеләр санына караганда Русия төбкәләре арасында бишенче урында тора. 2018 елда республикада "Исерткеч эчемлек куллану белән бәйле психик тайпылыш" диганозы 2,2 мең кешегә куелган. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына сылтанып, RT яза.

Рейтингның беренче урыннарын Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (2,8 мең авыру), Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе (2,4 мең кеше) алган.

Хәмергә бәйлелектән интегүчеләрнең иң әзе Ингушетиядә: былтыр бер генә очрак теркәлгән. Мондый авырулар саны шулай Чечнядә (59 кеше), Ненец автоном бүлгесендә (80), Карачай-Чиркәстә (101) күп түгел.

2018 елда Русиядә исерткеч эчемлекләр куллану белән бәйле психик тайпылышлар белән 75,7 мең авыру исәпкә алынган.

Башкортстанда эчкечелек мәсьәләсе быел дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде. Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров Сабантуй бәйрәме вакытында республика районнарында исерткеч эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме белән чыкты. Республикада шулай ук "Аек авыл" програмы да эшли.

Моннан тыш, "Башкорт" хәрәкәте активистлары да авылларда эчкечелеккә каршы көрәш алып бара. Алар бу проблемны күптәннән күтәреп килә.

XS
SM
MD
LG