Accessibility links

1 сентябрьдән Уфаның ике мәктәбендә полилингваль проект гамәлгә ашырылачак


Архив фотосы
Архив фотосы

1 сентябрьдән Уфаның 44нче һәм 162нче санлы мәктәпләрендә полилингваль проектны гамәлгә ашыру башлана.

Бу хакта Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республиканың мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин хәбәр итте дип яза "Башинформ".

"Бу мәктәпләрдә укыту рус, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә алып барыла. Балалар бер сменада укый, ә көннең икенче яртысында алар өчен тел клублары, спорт һәм бию секцияләре һәм башка түгәрәкләр эшли. Ата-аналарга укучылар өчен төрле өстәмә белем бирү оешмаларын эзләргә кирәкми", дигән министр.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров та бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Бу мәктәпләрдән киң белеме, чит телләр һәм туган телен белгән, рухи һәм физик яктан үсеш алган яңа башкорт "яппи"лары чыксын иде телим. Моны тылсымлы таяк ярдәмендә генә эшләп булмый, әмма ике полилингваль мәктәпне быел 1 сентябрьдә үк ачачакбыз", диде Хәбиров.

30 июльдә Хабиров кул куйган фәрманга ярашлы, Башкортстанда барлыгы 14 полилингваль мәктәп булдырылачак. Аларда укыту башкорт, инглиз һәм рус телләрендә булачак.

Күптән түгел шулай ук Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә татар полилингваль интернат-мәктәбе ачылачагы билгеле булды. Аны 2013 елда ябылган интернат-мәктәп урынында ачарга җыеналар. Мәктәптә укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак.

Татар җәмәгатьчелеге "гимназия шактый кечкенә, ул бары 400 укучыга исәпләнгән, шуңа күрә республика җитәкчеләре барлык халыкка да тигез карый башлады дип авыз тутырып сөйләү бик үк дөрес түгел", дип саный.

XS
SM
MD
LG