Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кырымтатарларны яклау чарасында катнашкан тагын өч кешегә штраф салдылар


Кырымтатар активистлары "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителүчеләр мәхкәмәсендә
Кырымтатар активистлары "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителүчеләр мәхкәмәсендә

Русия Югары мәхкәмәсе янында кырымтатар активистларын яклау чарасына килгән тагын өч кешенең һәрберсенә 15әр мең сум күләмендә штраф салды. Ул вакытта барлыгы 46 административ эш ачылган иде. Моңа кадәр 18 кешегә 20шәр мең сумлык штраф салынды.

Дүшәмбе Мәскәүнең Мещан районы мәхкәмәсе 11 июльдә Мәскәүдә тоткарланган кырымтатарларның өчесенең административ эшләрен карады. Ул вакытта 46 кеше тоткарланган иде. Алар Русия Югары мәхкәмәсе бинасы янында Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә эзәрлекләнүче кырымтатарларны яклап чыгыш ясады.

Ибриш Сейдаметов, Айдер Кадыров һәм Сейдамет Гафаровка 15әр мең сум күләмендә штраф салынды. Бу хакта "Крымская солидарность" төркемендә хәбәр ителә.

Моңа кадәр 29 июльдә 46 эшнең 18е каралган иде. Ул вакытта активистларга 20шәр мең сум штраф салынды.

11 июльдә Югары мәхкәмә Төньяк-Кавказ хәрби мәхкәмәсе карарына апелляция шикаятен карады. Әлеге эш нигезендә "бакчасарай төркеме" – өч кырымтатар активисты 9 елдан 17 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде. Активистларны яклап Югары мәхкәмә янына кешеләр килде. Аларның барысы да тоткарланды.

Югары мәхкәмә 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Энвер Мамутов, 9ар елга колония хөкеме чыгарылган Руслан Абильтаров, Ремзи Меметов һәм Зеври Абсеитовның мөддәтләрен өй айга киметте.

5 августта шулай ук аннексияләнгән Кырымның Кремль контролендә булган Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир"нең икенче бакчасарай төркеме фигурантларын сак астында тотуны тагын 30 көнгә озайтты. Сервер Мустафаев, Сервер Зекирьяев, Эдем Смаилов, Мемет Белялов, Марлен Асанов тикшерү изоляторында калачак.

XS
SM
MD
LG