Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга WorldSkills беренчелегенә Путин һәм Медведев киләчәк


Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин
Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин

Медведев WorldSkills беренчелеген ачу, Путин чемпионатны ябу тантанасында катнашырга тиеш.

Август ахырында Казанда узачак WorldSkills Kazan чемпионатына Русия президенты Владимир Путин һәм премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәк. Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгы сессиясендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде дип яза Татарстан медиасы.

Аның сүзләренчә, Медведев - ярышларны ачу, Путин чемпионатны ябу тантанасында катнашырга тиеш. "Моннан тыш, башка күп кенә министрлар киләчәк", диде Миңнеханов.

WorldSkills Kazan 45нче дөнья беренчелеген ачу тантанасы 22 августта "Казан Арена" стадионында узачак. Һөнәри осталык чемпионаты Татарстан башкаласында 2019 елның 22-27 августында үтәчәк.

Соңгы тапкыр Владимир Путин Казанга май аенда хәрби-сәнәгать темасына киңәшмә уздырырга килгән иде.

XS
SM
MD
LG