Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең яңадан аякка басу куркынычы барлыгын әйтте


Сүриядәге АКШ хәрбиләре
Сүриядәге АКШ хәрбиләре

Пентагон бу хәлне АКШ сугышчыларының киметелүе белән аңлата.

Пентагонда "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең яңадан аякка басу куркынычы барлыгын әйттеләр. Гыйрак һәм Сүриядә качып ятучыларның саны инде 18 меңгә җитәргә мөмкиню. Бу хакта Пентагон баш инспекторы Глен Файн хисабында әйтелә.

Аның сүзләренчә, бу хәлгә нигездә төбәктә АКШ хәрбиләренең киметелүе сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, "Ислам дәүләте" идеологиясе хәтта Вашингтон беректәшләре карамагындагы качаклар өчен булдырылган Әл-Холь Сүрия лагерендә дә җәелгән.

Америка хәрбиләрен Сүриядән чыгара башлау турында АКШ президенты узган елның декабрендә игълан итте. Дональд Трамп моны сугышчыларны “тулысынча җиңү” белән аңлатты. АКШ Саклану министры Джеймс Мэттисбу карар белән килешмичә эштән китте. Соңрак медиа язуынча, Пентагонның югары түрәләре Трампны хәрбиләрнең бер өлешен калдыруга күнектерә алган.

XS
SM
MD
LG