Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасының Көньяк бүлеге рәисе Юлай Аралбаев ике тәүлеккә сак астына алынган


"Башкорт"оешмасы логосы
"Башкорт"оешмасы логосы

"Башкорт" оешмасында моны басым буларак бәялиләр.

Бүген “Башкорт” оешмасының Көньяк бүлеге рәисе Юлай Аралбаев ике тәүлеккә сак астына алынган. Бу хакта оешма үз Facebook битендә яза.

"Иң гаҗәбе Юлайны Эчке эшләр министрлыгының алтынчы бүлеге өенә үк килеп алган һәм турыдан-туры мәхкәмәгә илткән. Кайчаннан бирле әле штраф түләмәгәннәрне турыдан-туры өйдән алып китә башладылар һәм әле бит алтынчы бүлек хезмәткәрләре алып киткән. Без моны Башкортстан республикасы идарәсе һәм куәт оешмаларының соңгы вакыйгаларга бәйле дәвам иткән басымы дип саныйбыз", диелә анда.

2017нче елда Юлай Аралбаев башкор телен яклап урам җыенында катнашуыннан соң бер тоткарланган иде инде.

XS
SM
MD
LG