Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда керәшеннәрнең Тихвин чиркәве побы Павел Павлов вафат


Павел Павлов

8 августта озакка сузылган авырудан соң Татарстан митрополиясенең керәшен приходлары атакае протоиерей Павел Павлов 61 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстан митрополиясе хәбәр итә.

Павел Павлов озак еллар Казанның Тихвин чиркәве побы булып торды, аны Павел атакай дип йөрттеләр. Әлеге чиркәүдә хезмәтләр керәшен телендә бара. Павел Павлов үзен керәшен татары дип түгел, керәшен дип атый иде. Ул Инҗил һәм литургия текстларын керәшен теленә тәрҗемә итте, Татарстанда керәшен җәмгыяте төзү башында торды.

Күптән түгел Павел атакай Азатлыкка интервью биргән иде. Ул "Керәшеннәрне элеке татар мөселманнар дию дөрес түгел" диде һәм республикада телләр укытылуга карата үз фикерләре белән уртаклашты.

Павел Павлов 1957 елның 17 ноябрьдә Зәй шәһәрендә туган. Аның сигез баласы бар. Ул Татарстанда татар керәшен чиркәүләрендә татар телендә келәүләр алып барган аз санлы руханиларның берсе иде.

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG