Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен чиркәве башлыгы Павел: "Телебезгә урыслашу түгел, татарлашу яный"


Павел Павлов
Павел Павлов

Павел Павлов фикеренчә, керәшеннәр христиан диненә славяннардан күпкә иртәрәк күчкән. Шуңа да Русьны чукындыру көне бу этник төркем өчен зур бәйрәм түгел.

Азатлык керәшеннәрнең Казандагы Тихвин чиркәве побы Павел Павлов белән әңгәмә корды.

– Хөрмәтле Павел ага, сезгә ничек дәшү дөресрәк була? Керәшеннәр сезне Паул дип атый. Урыс православ руханиена мөрәҗәгать иткәндә "отец" диләр, ягъни атакай.

– Атакай дип бездә беркайчан да әйтмиләр иде, соңгы вакытта гына чыкты. Бездә дин әһеленә гади генә дәшәләр "әти" дип. Болай әйтү, минемчә, кулайрак. Тихвин чиркәвенә йөрүчеләр шулай әйтә, урыслар "отец Павел" дип дәшәләр.

Тихвин чиркәве
Тихвин чиркәве

– Сез урыс православ чиркәве вәкиле булсагыз да, керәшеннәрнең дин тотуда үзенчәлекләре шактый. Бүген, 28 июльдә Урыс православ чиркәве үзенең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Русьны чукындыру көнен билгеләп үтә. Сезнең өчен дә бу мөһим вакыйгамы?

– Бу күбрәк славян кабиләләре өчен бәйрәм. 9088 елда кенәз Владимир чукына, җитәкче христиан диненә күчкәч моны аңа иярүчеләр дә эшли. Ягъни, бу бер тарихи вакыйга. Без, керәшеннәр өчен ул алай мөһим түгел, чөнки безнең христианлыкта яшәвебез күпкә иртәрәк башланган. VII йөздә безнең якларга Көнчыгыш чиркәве вәкилләре килеп хак дин турында аңлатып, аны тарата башлаганнар. Бу минем шәхси фикерем генә түгел, зур-зур галимнәр раслаган факт. Шуңа да, керәшеннәрне элеке татар мөселманнар дию дөрес түгел. Казан ханлыгы Руська кушылгач чукындыру булган, тик керәшеннәрнең тарихы күпкә тирәнрәк. Болгарлар заманына тоташа.

– Димәк, сез үзегезне болгар дип исәплисезме?

– Без болгарлардан чыккан халык, кайчандыр алардан башка халыклар аерылып чыга: керәшеннәр, татарлар, фин-угырлар, чуашлар. Болгарларның теле хәзерге чуаш теленә якын. Без татарлар түгел, керәшеннәр – христиан диненә мәҗүсилектән күчкән халык, алар исламда булмаган.

– Сезне бит керәшен татарлары дип атыйлар.

Өйдә без керәшенчә генә сөйләшә идек

– Без – керәшеннәр, мин беркайчан да үземне татар дип хис итмәдем. Урыс мәктәбендә укыдым, татар теле дәресләренә калмый идем, дәшсәләр, юк, бу безнең дәрес түгел дип җавап бирә идем. Мәскәү семинариясе һәм академиясендә белемне урысча алдым. Ә өйдә без керәшенчә генә сөйләшә идек. Әти-әни белән урысча аралашканны хәтерләмим.

– Сез – сигез бала атасы. Улларыгыз, кызларыгыз керәшен телен беләме, өйдә туган телегезне өйрәтәсезме?

– Андый максат беркайчан да куелмады. Өйдә балалар белән керәшенчә аралашабыз, алар туган телне белә, аңлый, чиркәү-керәшен теле белән таныш, келәү алып бару өчен белемнәре бар.

– Балаларыгыз да үзегез кебек урыс мәктәбендә укыгандыр. Шулай да, Татарстанда яшәгәч, алар мәктәптә татар телен өйрәнгән. Хәзер бу фәнне ихтиярига калдырдылар. Сез моңа ничек карыйсыз, татар теле һәм әдәбияты мотлак укытылырга тиешме?

– Бу мәсьәләдә мин хәбәрдар түгел. Минем бу турыда уйлаган юк, мин бу теманы белмим.

– Мәктәпләрдә татар телен укытырга кирәкме соң?

– Кирәктер инде, чөнки мәктәптә татарлар укый. Татармы син, төрекме, үзбәкме – үз телеңне белергә тиеш.

– Ә керәшеннәр өчен татар телен өйрәнү яхшырак булыр дип уйламыйсызмы?

– Безнең уртак төрки тел, ләкин аерым элементлары бар, ул күпкә борынгырак, архаик.

– Чиркәү-керәшен телен әлегә сезнең чиркәүләрегездә ишетергә мөмкин. Керәшеннәр күп яшәгән урыннарда, сез бу хакта элек әйткән идегез, утызлап гыйбадәтханә бар. Күпчелегендә, мәсәлән Лаеш районының Ташкирмән авылында, хәзер туган телне белгән поплар булмау сәбәпле, келәү урысча, чиркәү-славян телендә башкарыла.

Чит илләрдән килүчеләр шаккаталар аны саклап кала алуыбызга, мөселманнар арасында яшәп тә, исламга күчмәвебезгә

– Урыс православ чиркәве бөтен халыкларга ирек бирә. Ул телләрне саклап калу тарафдары. Келәүне төрле телдә башкарырга мөмкин. Дөрес, руханилар җитәрлек түгел, андый проблем бар. Әмма барысы да Ходай кулында. Телгә килгәндә, бездәге хәл чагыштырмача яхшы. Чит илләрдән килүчеләр шаккаталар аны саклап кала алуыбызга, мөселманнар арасында яшәп тә, исламга күчмәвебезгә.

– Сезнең чиркәүгә йөрүчеләрнең тора-бара туган телләрен оныту куркынычы юкмы? Урыслашу янамыймы?

Хәтта авылларда да үзара татарча сөйләшәләр

– Телебезгә урыслашу түгел, татарлашу яный. Чөнки чиркәүгә йөргән кешеләрнең күпчелеге, бигрәк тә олылар, татар мәктәпләрендә укыган, алар өчен келәүдә яңгыраган сүзләр таныш түгел. Керәшенчә аралашу юкка чыгып бара, хәтта авылларда да үзара татарча сөйләшәләр.

– Хәзер "православ татарлар" дигән төркем бар, аның җитәкчесе Динара Бухарова Мәскәүдә аерым чиркәү ачу хыялы белән яши. Алар белән аралашасызмы?

– Безнең алар белән мөнәсәбәтләр бик үк яхшы түгел. Дөресрәге аралашмыйбыз диярлек, чөнки алар безгә ризасызлык белдерәләр, ник безнең белән шөгылләнмисез, нигә керәшеннәр белән генә эшлисез диләр. Чөнки мин үзем – керәшен, әтием-әнием – керәшеннәр, безнең үз менталитетыбыз бар. Алар безгә үпкәли дә, хәттә. Татарларга игътибар бирмисез дип. Христиан диненә күчәргә теләүчеләр безнең Тихвин чиркәвенә килми дә бит ул. Гадәттә бу урыслашкан кешеләр, аларга үзләренә урыс телле гыйбадәтханәгә бару кулайрак. Гыйбадәтләр урысча яңгырый.

Тихвин чиркәвендә
Тихвин чиркәвендә

– Гыйбадәт дигәндә, татарча аны гарап теленнән кергән сүз – вәгазь дип атыйлар. Сездә ничек?

– Без үгет дибез.

– Татарстан мөфтияте карары нигезендә хәзер бөтен мәчетләрдә уртак бер вәгазь яңгырый. Ул диния нәзарәте белән расланган булырга тиеш. Сездә митрополия тарафыннан мондый таләп куеламы? Түрәләр тарафыннан нәрсә сөйләргә, нәрсә сөйләмәскә дигән шартлар бармы?

– Юк, безнең бөтен үгетләр дини темага багышланган. Евангелие, өйрәнүчеләрнең калдырган өйрәнүе. Өлеш алу, аруландыру, тәүбә итү, языкка үкенү кебек йолалар хакында сөйлибез.

– Күптән түгел мөселманнарда бик зур тавыш чыкты. Кайберәүләре мәчетләрдә видеокамералар куюга каршы чыкты, безне ФСБ күзәтер дип. Узган атнакич хәтта митинг та үтте. Сезнең чиркәүдә видеокамералар куйсалар, риза булыр идегезме?

– Бу – кирәкле әйбер, чөнки эте-бете дә керә. Урларга йөриләр. Куйсалар, яхшы булыр иде, бездә моның өчен акча юк. Ким дигәндә ярты миллион сум кирәк. Акча исә ничек керә, шулай чыга ул. Тулысынча иганәчеләр ярдәменә яшибез.

– Тихвин чиркәве каршында керәшеннәрнең мәдәният үзәге урнашкан, алар белән мөнәсәбәтегез ничек?

Керәшен үзәге белән аралашабыз, күрешкәндә исәнләшәбез, юбилейларда керәләр, келәүләрдә катнашалар. Газетларында материаллар бирәләр. Ниндидер уртак генераль линия юк. Алар татар әдәби телен саклау яклы, безне бу мәсьәлә борчымый. Безнең өчен динне саклау, аны балаларыбызга калдыру мөһим.

XS
SM
MD
LG