Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томан сәбәпле Уфа һава аланына берничә очкыч төшә алмаган


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Уфага юнәлгән дүрт очкыч Казан һәм Екатеринбур шәһәрләренә төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Уфада көчле томан сәбәпле, дүрт очкыч шәһәр һава аланына төшә алмаган.

"Северный ветер" (Мәскәү-Уфа), "Нордавиа" (Петербур-Уфа), "Аэрофлот" (Мәскәү-Уфа) һәм "Төрек һава юллары" авиаширкәтләре очкычларына һава шартлары Уфага төшәргә мөмкинлек бирмәде. Алар Екатеринбур һәм Казанга җибәрелде", дип яза Башинформ Уфа һава аланы матбугат хезмәтенә сылтанып.

Моннан тыш, томан сәбәпле, "Ямал" авиаширкәтенең Ноябрьскига очарга тиешле рейсы 1 сәгать 35 минутка тоткарланган.

Калган очышлар җәдвәл нигезендә башкарыла.

XS
SM
MD
LG