Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның элекке президенты август ахырына кадәр сак астына алынган


Алмазбек Атамбаев
Алмазбек Атамбаев

Атамбаевка коррупция турында гаепләү белдерелгән, ул шулай ук криминаль авторитетны канунсыз төрмәдән азат итү белән бәйле эштә дә шикләнелә.

Кыргызстанның элекке президенты Алмазбек Атамбаев 26 августка кадәр сак астына алынган, аңа коррупция турында гаепләү белдерелгән. Бу хакта Бишкәктән Азаттык радиосы хәбәр итә.

Моннан тыш, Атамбаев 2013 елда төрмәдән криминаль авторитетны канунсыз азат итүдә дә шикләнелә. Ул бөтен гаепләүләрне кире кага, алар сәясиләштерелгән дип саный.

Кыргызстанның элекке президенты 8 августта, Кой-Таш авылындагы йортында икенче тапкыр милиция һөҗүменнән соң тоткарланды. Ул сөйләшүләрдән соң бирелде диелде.

  • Алмазбек Атамбаев Кыргызстанны 2011-2017 елларда җитәкләде. Сооронбай Жээнбековка теләктәшлек күрсәтергә карар итеп, ул икенче тапкыр сайлауларга бармады. Әмма хакимият алышынганнан соң ике сәясәтче арасында низаг туды. Атамбаев һәм Жээнбеков торган социаль-демократик фирка әгъзалары икегә - хәзерге һәм элекке президентлар тарафдарларына бүленде.
XS
SM
MD
LG