Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Салаватны мулла турында мәзәк сөйләгәне өчен гафу үтенергә чакыралар


Салават концертыннан күренеш
Салават концертыннан күренеш

Рөстәм Хәбибуллин фикеренчә, мәзәк "руханиларны мыскыллый һәм халык тарафыннан ышанычны киметә".

Казанда татар җырчысы Салават Фәтхетдиновның 31нче концертлар сезоны барган вакытта, аңа концерт вакытында мулла турында мәзәк сөйләгәне өчен гафу үтенү тәкъдиме ясалды. Диния нәзарәтенең "ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе, хәзерге вакытта мөселман патриотик фондны җитәкләгән Рөстәм Хәбибуллин "Бизнес Online" басмасына мондый хат юллаган.

Басма язуынча, җырчы концерт вакытында мулла янына килгән хатын-кыз турында мәзәк сөйләгән. Хатын-кыз аннан иренә хыянәт иткәне өчен нәрсә булачагын сорый. Рухани моңа кем белән хыянәт итүеннән торганны әйткән. Хатын-кыз мулла белән җенси якынлыкка керү турында сорагач, рухани аңа имеш "кара әле, нинди хәйләкәр, турындан туры җәннәткә эләгергә телисең икән", дип җавап биргән.

Хәбибуллин фикеренчә, әлеге шаярту "руханиларны мыскыллый һәм халык тарафыннан ышанычны киметә". Шуңа бәйле ул җырчыны руханиларга тимәскә чакыра. "Рухани турында шаяртуыгыз сезне татар мәдәниятенең күренекле вәкиле буларак бизәми. Гафу үтенүегезне сорыйм", ди ул.

"ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе фикеренчә, мөселман руханилары бүгенге шартларда татар үзаңы һәм үзбилгеләнүе сакчылары булып тора. "Мәчетләрдә татар теле һәм мәдәниятен өйрәтү эшләре башкарыла. Бу тырышлыклар хисабына сезнең аудиториягез саклана һәм үсә. Бүленергә кирәкми, бергәләп милләтебезне сакларга кирәк", дип белдерә ул.

2-18 август көннәрендә Казанның Камал театрында җырчы Салаватның 31нче сезон тамашалары бара. Салават Азатлыкка халык санын алу, депутатлык, татар эстрадасына бәйле соңгы фикерләрен җиткерде, ул Татарстанда беренче чиратта милли балалар бакчалары, аннары мәктәп кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG