Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават: "Татар теленә, милләтенә каршы чыккан кеше — минем беренче дошман"


Салават концертыннан күренеш

Салават Фәтхетдинов Татарстанда беренче чиратта милли балалар бакчалары, аннары мәктәп кирәк дип саный. 2-18 август Казанның Камал театрында Салаватның 31нче сезон тамашалары барган арада ул Азатлыкка халык санын алу, депутатлык, татар эстрадасына бәйле соңгы фикерләрен җиткерде.

Татар-башкорт эстрадасының иң популяр артистына сораулар шактый җыелган иде, Салават әфәнденең көн саен концертлары барган чорда вакыты чикле булса да, әңгәмә корып алырга өлгердек.

Салават: "Баланы милли рухта тәрбияләүне балалар бакчасыннан башларга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:57 0:00

—​ Салават әфәнде, татар теленә карата һөҗүмне инде 2017 елдан бирле күзәтәбез. Татар телле мәктәпләр, бакчалар саны кыскара. Казанда Совет берлеге вакытындагы бердәнбер музей экспонаты кебек, 2нче гимназия калды. Җәмәгатьчелектә сыйфатлы белем бирүче, мәсәлән, физика, математиканы инглиз телендә укырлык, әмма шул ук вакытта татар телен югары сыйфатта укыткан мәктәпләргә ихтыяҗ бар. Сезнеңчә, бай татар әфәнделәрен туплап, татар хосусый мәктәбе ачып буламы? Әгәр сезнең кебек кешеләр аның башында торса, акчалы кешеләр бу эшкә тартылыр иде.

— Белмим, минем оныгым Хәят татар мәктәбендә укый. Ничәнчесендә икәнен белмим, Мәскәү районында булса кирәк. Алар Осиново бистәсеннән, шунда барып йөриләр.

Мин, мәсәлән, үз балам өчен, үз оныгым өчен җавап бирәм. Минем онык татар гимназиясенә укырга керде. Һәрбер татар шулай үз баласы өчен борчылса, проблема бетәчәк.

—​ Татар байлары, бай дусларыгыз фонд булдырып, татар мәктәбе төзетә алыр идеме?

Мин һәрчак Ходайдан "артык байлык бирмә" дип сорыйм

— Иң хәерче дус — бай дус. Аларның үзенә җитми. Мин һәрчак Ходайдан "артык байлык бирмә", дип сорыйм. Артык байлык — сиңа тиешлесе дигән сүз түгел бит. Мин бу дәүләт күләмендәге мәсьәлә дип уйлыйм.

—​ Салават әфәнде, бакча, мәктәптән соң милли университет та кирәктер?

— Бәлки, бәлки. Без бит дәүләт. Әлбәттә, дәүләт тә барын да уйлап бетерә алмый. Без үзебез, "Безгә милли университет кирәк", дип әйтергә тиеш. Әйттегез бит, Казанда яңа форматтагы рус, инглиз, татар телләрендә укыта торган мәктәп ачылачак дип (Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән өч телле мәктәп — ред. ). Менә, фундамент бар инде. тәкъдим иткән

Балалар бакчасыннан башларга кирәк. Мәктәп инде соңга калдың дигән сүз

Мәктәп инде соңга калдың дигән сүз. Балалар бакчасыннан башларга кирәк. Милли балалар бакчалары булырга тиеш. Мин үземнең 5-6 яшьтәге хәтирәләремне саклыйм. Шуңа күрә мәктәп соң да булырга мөмкин. Нәрсә ул фундамент? Нигез. Автоспортта шөгыльләнер өчен бала картингта йөрергә тиеш. Югыйсә, нигез булмаячак. Шуның кебек, баланы милли рухта тәрбияләр өчен, балалар йортыннан башларга кирәк. Аннары мәктәп. Аннары тормыш мәктәбе.

Менә бу беренче эшләнә башланган яңа мәктәп бик дөрес юнәлештә, шунсы килеп чыкса... "Башланган эш — беткән эш", ди. Аны башлаучы кирәк. Башланып китсә, ул юлын таба инде. Еламаган балага имезлек бирмиләр, шуңа күрә әз генә еларга, әз генә йөгерергә, әз генә инициатива күрсәтергә кирәк, тик кенә утырып берни булмый инде.

—​ Киләсе елда җанисәп булачак. Татарстанда әлегә бу темада тынлык. Әлегә без Русиядә сан буенча урыслардан кала икенче урында. Русиядә татарлар саны, татар телле татарның саны кыскарса, республика сәяси мәйданда үзенең урынын югалтырга мөмкин. Себер татарлары аерым, керәшен татарлары аерым милләт дип тырышканда, безне татар-башкорт дигән милләткә дә бүлгәләргә телиләр. Сезнең фаразлар нинди?

—​ Беренчедән, халык саны алу үзе бер сәясәт. Инде вакыт аз дип әйтергә кирәк. Халык санын арттыруның бер генә чарасы бар — бала туарга тиеш. Минем бер футболка бар иде "Татарларны арттырыйк! Булыша алам" дигән. Мин, әлбәттә, булыша алмыйм. Алдагы сан алу вакытында эшлисе кеше үз эшен эшләп калдырды. Татар саны, миңа калса, артмаячак та, кимемәячәк тә. Бер үзгәреш тә булмаячак.

—​ Бүлгәләүләр булса да үзгәреш булмас дисезме?

Үз милләтең, үз телеңне дә яклый алмагач, нинди милләт инде ул

— Узган исәп алуда безнең кылны тартып карадылар инде, ләкин ул үтмәде. Дәүләте булмаган милләт аерым була аламы соң ул? Без бит дәүләт. Себер татарының дәүләте юк. Керәшеннең дәүләте юк. Мишәрләр үзләре 7-8-9-15 төрле. Чистай мишәре бер төрле, Сергач мишәре үзенчә. Кирәк кешегә бик уңай күрсәткеч. Аның бит, беләсез, кануны бер генә: милләтне бутап торыр өчен "бүлгәлә дә хакимлек ит". Шуңа да каршы тора алмасак, балык кебек кармакка капсак, безне ничек дип атасаң да була. Үз милләтең, үз телеңне дә яклый алмагач, нинди милләт инде ул.

—​ "Әлдермештән Әлмәндәр"не яңадан халыкка кайтарасыз, аның авторы Туфан абый Миңнуллин һәрвакыт үз сүзен әйтә торган татар депутатларының берсе иде. Ә хәзер яңа депутатлар сайлау җитә, исемлекләрдә сез юк. Нигә?

— Миңа бу турыда сорау бирделәр инде, мин җавап бирдем.

—​ Әле дә халык сорый, депутат булуыгызны телиләр.

— Халык... Кем ул халык?

—​ Мәсәлән сезнең тамашачылар, быелгы 31нче сезонга килгән кешеләр.

— Ул тамашачы, халык түгел. Без күп вакытта халык дип котылабыз. Халыкка кирәк... Кем ул? Министр — бер кеше, мин аның кем икәнен беләм. Халык исеменнән сораучы, халык исеменнән сөйләүче шулай ук гади бер кеше бит инде ул. Минем капка төбемә килеп, бер кешенең дә, "Без — халык, без килдек, ник сез депутат түгел?", дип әйткәне юк. Без күп әйберне халыкка ягып калабыз. Менә мин үземнең театрда үзем министр, үзем халык... Үзем шунда мулла, вәгазьне үзем сөйлим, мин шунда ук депутат. Мин үз театрымда үз артистларым, шәкертләрем өчен җавап бирәм. Мин аңа җаваплы. Һәр кеше нәрсә генә эшләсә дә, үзенә тиешлесен эшләргә тиеш. Кеше үзенә тиешлесен эшләсә, бар да тәртиптә булачак. Башка җавап юк. Ә халык дигәннән, чыга да бер кеше, "халык исеменнән" ди. Син әйт, шушы Хәсән, шушы Мәхмүт, шушы Лотфулла исеменнән әйтәм, диген. Халык дип — ул жаваплылыктан җиңел котылыр өчен әйтелә.


Шәкертләрем дигәннән, борчулы хәл, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында быел бездә беренче тапкыр Фәрит Бикчәнтәевтә дә, миндә дә студентлар җыелмый, набор юк. Уздырып җибәрәбез, бюджет каралмаган, ректор борчыла.

—​ Бүген сезнең концертларга кешеләр күпләп йөри, татар эстрадасы да күпме сүгелсә дә үзен тәэмин итә. Ә 20 елдан соң татар эстрадасын ничек күз аллыйсыз?

—​ Татар эстрадасын инде без, русча әйтмешли, "испоганили как могли". Киләчәктә тагы да начаррак булачак. Татарча сөйләшә алмаган татар баласы ничек татарча җырласын инде. Егерме ел түгел, ике елдан соң нәрсә буласын белмибез. Дөнья шулчаклы тиз үзгәрә.

—​ Җырчыларның графигы бер-ике ел алдан төзелә. Сез кимендә бер ел алдан фаразлый аласыз. Сезнең анда юбилей тамашалары да куелгандыр әле…

— Юбилей юк. Аны бик үткәрәсе килми. Әле уйлыйбыз, иҗатташ дуслар зурлап үткәрик диләр. Һәркем үз тормышында үзгәреш көтә. Томыш та үзгәрә, сәясәт тә үзгәрә, ил дә үзгәрә, кеше үзе дә үзгәрә. Мин дә үзгәрәм. Чөнки минем дә, мәсәлән, 60ка якыная башлаганны бик сизәсе килми. Барыбер сизелә, күбрәк оныклар белән йөрисе килә.​

—​ Сезгә алар бабай диләрме, дәү әти диләрме?

— Мине... Дәүка. Кемдер инде ул Дәүка. Урысчарактыр инде... Дәү әти, Дәүка...

Сез үземнең принциплар бар, шулар белән яшим дигән идегез. Бер-икесен әйтеп китә алмассызмы?

— Кешенеке кирәкми, үземнекен бирмим. Беренче принцип. Бервакытта да кешенекен санамыйм, кеше кесәсе миңа кирәкми. Принциплар бер-ике генә булалмый инде, гомумән... Мин ничек телим, шулай яшим. Миңа акыл өйрәтергә соң инде. Мин бераз кызурак кеше.

—​ Ә ул кайдан килә, сез яшьтән ук шундый идегезме?

— Мин кызу, ләкин үземнең гаебемне таный беләм. Кызып китеп, нәрсәдер эшләп ташласам, соңыннан гафу үтенәм. Тәкәбберлек миндә юк. Мине күп кеше яратмый. Әйтәләр бит, дөресен әйткән туганына ярамаган, дип. Бик каты күңелне кырып торган әйберләрне әйтәм. Авыр булса да, начар булса да, мин үземнең әйткән сүземә хуҗа. Һәм аның өчен җавап бирергә әзер.

—​ Милли мәсьәләләрә дә, татар теле буенча сез принципиальме? Сезнең фикерне үзгәртә алалармы?

— Ничек инде принципиаль булмаска. Минем үзе телем бар, мин шушы телдә сөйләшәм, шушы телдә җырлап, дөнья алып барам, шушы тел аша дөньяга чыктым. Минем башка милләттә эшем юк, мин башка милләткә кысылмыйм, каршы да килмим. Татар теленә, татар милләтенә каршы килгән кеше — минем беренче дошман.

* * * *

Концерт башланыр алдыннан без "Салават" җыр театры вәкилләре, тамашачылар белән сөйләшеп, аларның Салават Фәтхетдиновны мәдәният министры, депутат итеп күрәләрме, популяр җырчы аларга кунакка килсә, ничек итеп кунак итүләрен сораштырырга булдык.

Әлеге концертка беренче тапкыр килгән Гөлфинә ханым Салават әфәнде белән "Салкын чәй"не җырлап, аны җиләк-җимешләр, милли ашлар белән сыйлар идем ди. Депутат булуына каршы, һәркем үз урынында калырга тиеш дип саный. "Татар радиосы"ннан моңлы җырлар яңгырамавы да борчый бу ханымны. Салават мәдәният министры булса, мөгаен, радиолар да уңай якка үзгәрер иде, дигән ышанычы бар.

Казаннан "Салават" җыр театрның 31 сезонында да булучы Эльфия ханым Сахарова, чит илгә ялга китмичә, кунакка бармый, билетын алдан хәстәрләп, ел саен 4-5 кеше җыелышып киләбез ди.

"Депутат итеп тә сайлар идек аны, министр эшен дә башкара алыр иде! Ә кунакка килсә, гөбәдия, өлеш, өчпочмак, ит бәлеше пешереп сыйлар идек", дип көлеште ханымнар.

Сораштыру: Салават Фәтхетдинов депутат йә министр була алыр идеме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Шулай ук популяр җырчының тугры тамашачысы, җәйге концертларына 31нче тапкыр килүче, бу юлы игезәк кызларын да иярткән Венера ханымда Салават Фәтхетдиновны депутат, министр, президент итеп тә күрә, ул аны колачын киң җәеп үскән нык имәнгә тиңли, җырчы кунакка килсә, коймак, өчпомак, бәлеш пешереп каршы алыр идек, диде. Сүзгә кызлары кушылды. Алардан яраткан җырчылары дөньяда танылган кайсы йолдыз белән дуэт башкаруын теләр идегез дип кызыксындык.

"Салават абый берүзе бик матур җырлый. Дуэт, Алла Пугачева белән бик матур булыр иде. Яки Баста, рус рэперы белән бергәләп", дип елмаешып җавап бирде кызлар.

20 яшьлек Илназ, халык артистының концертына беренче тапкыр килүенә карамастан, аның җырлары белән яхшы таныш икән. "Салават абый депутат та, министр да, президент та була ала", диде ул.

Бу юлы тамашачы буларак концертка килүче җырчылар - Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсе өчен дә Салават әфәнде концертына килү традициягә кергән. Кунакка килсә, бәлеш пешереп каршы алыр идек, диләр. Депутат, министр булу-булмавы турында сорауга, Айгөл биш куллап хупласа, Ришат каршы килде. "Салават абыйга бу вазифалар кирәкмидер ул. Ул болай да шәхес", диде Шәйхетдиновлар.

Сораштыруда катнашучыларның күбесе Салават Фәтхетдиновны бәлеш, өчпочмак кебек милли ризыклар пешереп, "Салкын чәй" кебек популяр җырларын җырлап каршы алырга әзер. Ә менә чит ил йолдызлары белән дуэт җырлатырга ашыкмыйлар, Алла Пугачева, София Ротару, рэпер Баста, Уитни Хьюстонны гына атадылар, күбесе Салават абый үзе генә җырласын, ул безгә шулай ошый диләр.

Салават концертыннан күренеш
Салават концертыннан күренеш

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның Казанда быелгы "Мин яратам сине" дип аталган 31нче сезон концертлары да тулы залда бара.

"Билетлар әйбәт сатылды, нык әзерләндек", диде безгә "Салават" җыр театры админстраторы Вадим Фәтхинуров. Рекламга акча кызганмаганнар булса кирәк, ТНВ каналында, Казанның төрле почмакларында Салаватның афишалары еш күренә. Әлегә популяр җырчы интернетка, социаль челтәрләргә артык игътибар бирми дип аңладык, элекке массакүләм мәгълүмат чараларына таяна. Азактан ул аны урта һәм өлкән буынның, үзенең әнисенең дә ТНВ, "ТНВ-планета" каналларын караулары белән аңлатты.

Салават әфәнде үзе бу концертны икенче 30 еллыкның беренче сезоны дип тәкъдим итә. Тамашада "Салават" җыр театрының яшь артистлары, танылган автор-башкаручылар - Фирзәр Мортазин һәм Закир Шаһбан катнаша. Закир әфәнде үзе мөрәҗәгать итеп, 31нче сезонда тулысынча катнашырга теләк белдергән. Һәр концерт көнне аны тамашачылар аеручы алкышларга күмде.

Быегы сезонның төп каһарманы – Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәре.

— Милләтнең үз-үзенә мәхәббәте Әлдермештән Әлмәндәр образы аша ачыла. Әлмәндәр карт – татар кешесенең үрнәк моделе – 91 яшькә житкән, балалар үстергән, оныклары бар, һаман өйләнү турында хыяллана, җир җимертеп эшли, тормышның тәмен, ямен татый-тоя белә. Сәхнә бизәлеше дә һәрвакыттагыча үзенчәлекле, мәгънәле, быел – мәхәббәт бакчасы, дип сөйләде безгә Салават әфәндегә сценарий язучы егетләрнең берсе Альберт Шакиров.

Салават концертыннан күренеш
Салават концертыннан күренеш

Сәхнәдә Әлмәндәр картка нык ошаган, "Салават" җыр театры артисты Ядкәр Хәбибуллин, үзе әйткәндәй, зирәк аксакаллар роле аңарда. Сәхнәдән ул тамашачыларны татар театрларына, татар чараларына барырга, татарча моңлы җырлар тыңларга чакыра, татарча тереләй аралашырга чакыра, безгә исә Ядкәр әфәнде татар теле кулланылышына бәйле дә фикерен җиткерде.

— Дәүләт дәрәҗәсендәге кулланыш кирәк. Каталаннар үрнәген кулланырга кирәк, алар бит югалып барган телне күтәрә алганнар. Менә алардан үрнәк алырга була. Тел кулланылышы дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиеш. Кулланылыш булмыйча, аны беркем өйрәнмәячәк, өйдә дә, мәктәпләрдә дә өйрәнмәячәкләр. Артистлар, журналистлар гына сөйләп берни булмый. Дөрес, без дә зур көч, безнең халык концерт-театр ярата. Шулай да, телне сәхнәдән ишетү генә аз әле, ди "Салават" җыр театрының Әлмәндәр карты.

Аның улы Искәндәрне уйнаучы, театрда 16 ел хезмәт итүче Таһир Гайнуллин да Салават әфәнденең былтыргы "Күңел көзгесе" тамашаларында да татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару, БДИны туган телдә бирә алмау мәсьәләре дөрес күтәрелде дигән фикердә. Җитәкчесен бары яхшы яктан бәйли.

— Аллага шөкер, коллектив белән дус-татубыз. Ерак сәфәрләргә дә чыгабыз, елына 110-120 концерт. Салават абый мин эшләгән 16 ел дәверендә үзгәрмәде. Шундый ук шаян, шук, урыны белән кырыс та. Һәрвакты безгә милләткә хөрмәт, мәхәббәтне турында искә төшереп тора, ди Таһир Гайнуллин. Бу Салават әфәнденең интервью барышында, "Мин үз театрымда министр да, депутат та, халык та, мулла да, мин үз коллективым өчен җавап тотам" диюенә җавап буларак яңгырады.

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG