Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават: "Әтием дүрт тапкыр утырып чыкты"


Колониядә Салават Фәтхетдинов концерты
Колониядә Салават Фәтхетдинов концерты

23 октябрь Казанның 2нче санлы төзәтү колониясендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концерты узды.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның әтисе Зәки абзый төрмәдә дүрт тапкыр утырып чыккан булган. Бу хакта сәхнә йолдызы төзәтү колониясендә тоткыннарга үзе сөйләде.

​"Минем сезнең тормышыгыз хакында мәгълүматым бар. Әтием дүрт тапкыр утырып чыкты. Һәр очракта аны 206нче маддә нигезендә җаваплылыкка тарттылар. Хулиганлык өчен, хәзер бу 213нче маддә дип атала, минемчә. Сезнең колониягә беренче тапкыр килгәндә (1990нчы елларда - ред.) тоткыннарга шулай әйттем дә, әти дүрт тапкыр утырды, дүртесендә дә бер гаепсезгә дип. Көлеп тә карадылар шул чакта. Әтием 54 яшендә инде вафат булды, миңа хәзер 58 яшь. Әткәйне бик яраттым, авылга кайтуга каберенә барам", диде җырчы.

Салават Казан колониясендә тоткыннарга концерт куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:32 0:00

Журналистлар белән аралашканда ул "әнкәемне өч көн элек паралич сукты, 1700 чакрым үтәргә туры килде, бик ардым, моңа карамастан чыгыш ясыйм, тамашачы синең хәлеңне сизмәскә тиеш", дип диде.

Тоткыннарның күбесе татарча аңламаганга, җырчы концертын урыс телендә алып барды, җырлар гына татарча иде. "Мин урысча чиста сөйләшмим, акцентым көчле, хәтта балалар да көлә, урысча сөйләшмәвемне үтенәләр. Минемчә, чын татар урысча акцент белән сөйләшергә тиеш", диде Салават. Залда утыручы хөкем ителгәннәр артистның фикерен хуплады, "яхшы, матур акцент" дигән сүзләр ишетелде.

​Концертта ул башта махсус режимда утыручы тоткыннар киемен хәтерләткән аклы-каралы пинҗәк-чалбарда чыкты, соңрак күлмәкләрен кара төслегә алмаштырды.

"Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" җитәкчесе, Салаватны әлеге колониягә чакырган Азат Гайнетдинов әйтүенчә, мондый концертлар хөкем ителгән тоткыннар өчен бик файдалы.

Азат Гайнетдинов
Азат Гайнетдинов

"Ул миңа әйтте, вакытым булгач, шунда ук киләм дип. Көнен үзе билгеләде. Монда 260 кешелек зал. Ахырга кадәр чыгып китмәделәр. Төпле концерт булды дип уйлыйм. Тормышка караш бер концерт белән генә үзгәрми анысы. Күп кеше бездән сорый, ник сез монда ашарга ташыйсыз, концертлар алып керәсез дип. Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша уза дигән гыйбарә бар бит. Монда да шуның шикелле, кешеләрнең күңеленә әкрен генә керергә кирәк. Шундый җырлар тыңлап, ризык кертеп. Алар җинаять кылганнар, кемнедер үтергәннәр, талаганнар, кыерсытканнар. Җәмгыятькә шуны аңларга кирәк: тоткыннарның иреккә чыгасы бар бит әле. Иреккә чыккач нәрсә көтәргә алардан? Статистикага карасаң, иреккә чыкканнарның яртысы яңадан җинаять кыла. Безнең максатыбыз – бу егетләр иреккә чыккач, аларны нормаль тормышта алып калу".

Иҗтимагый пулат әгъзасы Азат Гайнетдинов, Салават һәм Татарстан хөкүмәте каршындагы кеше хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе Сәрия Сабурская рәшәткә артында утыручыларга азык-төлек тә алып килгән иде.

Сәрия Сабурская Салават Фәтхетдинов турында сөйли
Сәрия Сабурская Салават Фәтхетдинов турында сөйли

Концерт башлангач килеп, тәмамлануга ук юкка чыгып өлгергән Сабурская журналистлар белән аралашмады, аның каравы сәхнәдән Татарстанның халык артистына һәм аның залда утыручы тамашачысына: "Бик зур рәхмәт сезгә, исәнлек-саулык, әниегез исән булсын, озын гомер телим аңа. Сезгә дә бәхет телим, ана, якыннар назын тоеп яшәүне телим", диде.

Журналистларга тоткыннар белән ирекле аралашу мөмкинлеге бирелмәде. Бары концерттан соң колония җитәкчелеге журналистлар янына татар авылында үскән урыс егете Николай Сергинны китерде.

Николай Сергин
Николай Сергин

Николай 16 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, әле тагын 4,5 ел утырасы бар. Салават җырларын моңа кадәр ишетмәсә дә, концерттан бик мәмнүн.

"Безнең колониягә артистлар былтыр да килде, быел да. Исемнәрен белмим. Бүген Салават абый килде, бу бик әйбәт. Безгә мондый концертлар кирәк, мохит яхшы булсын өчен. Монда 90-нчы еллардан бирле утыручылар бар. Җыр тыңлагач йөрәкләр йомшара.

Рафил Ногманов
Рафил Ногманов

Элекке милициянең отставкадагы генералы, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов: Азатлыкка: "Тоткыннарга бик зур бәйрәм бүген, алар Салаватны телевизордан гына күрә. Тере Салаватның алдымда басып торуы – минем өчен дә шатлык. Боларга да шатлык булырга тиеш инде", диде.

Концерт ахырында Салават колониядәге тоткыннарга тизрәк иреккә чыгуларын теләп, аларны киләсе елның август аенда үтәчәк концертына чакырды.

XS
SM
MD
LG