Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:55

Татарстанда төрмәләрдә тоткыннар өчен җаваплы кешеләр мөселманнарга барлык шартлар да тудырылган дип хисап бирә, ә адвокатлар ислам динен тотучыларга мөнәсәбәт начар дип белдерә.

12 сентябрь Казанның 2нче санлы колониясендә "Ачык ишекләр" көне узды. Тоткыннарның туганнары белән очрашуына журналистлар да шаһит булды. Аларга төрмә шартлары күрсәтелде. Барсы да ялт иткән. Концерт та куелды, чисталык һәм тәртип дип макталды. Бер табыннан авыз ителде. Журналистларны сыер һәм тавык итеннән ризыклар белән дә сыйладылар. Бу очрашуга Татарстан митрополиты Феофан да килергә тиеш иде, әмма әллә вакыты булмаган, әллә башка сәбәптән, ул төрмәдәге тоткыннар белән очрашуда күренмәде. Аның каравы поп бар иде. Ә менә төрмә җитәкчелеге Татарстан мөфтиятенә дә чакыру юллаган булса да, алар бер вәкилен дә җибәрмәгән. Тоткыннар белән бары тик православ рухание гына аралашты.

Төрмә хезмәткәре полковник Юрий Арбузов Азатлыкка тоткыннар өчен мәчет, православ һәм католик чиркәү бар дип сөйләде. 42 кеше ислам динендә, аларга гыйбадәт кылыр өчен барлык шартлар да тудырылган, ди ул. Ел башыннан төрмә мәчетендә өч никах укытылган. Һәр атна җомга намазы кылына. Атнага бер тапкыр имам килә, ул теләүчеләргә ислам нигезләрен аңлата. Гаетләр дә онытылмый дип ышандыралар. 1 сентябрьдә Корбан гаетенә 23 сарык чалынган, ул иттән аш-су әзерләнгән.

Чиркәүгә исә 37 кеше йөри икән. Алар өчен дә Татарстан епархиясеннән рухани килә, православ дине нигезләренә төшендерә. "Олы көн" бәйрәме дә онытылмый, табын әзерләнә. Төрмә җитәкчеләре ел башыннан зиндан чиркәвендә бер гаилә корылган, православ дине нигезендә никах уздырылган дип хисап тотты.

Хәзерге вакытта Татарстанда 5 тикшерү изоляторы һәм 9 төзәтү колониясе бар. Аларда 7 мәчет һәм 5 намаз уку бүлмәсе эшли. Чиркәүләр саны – 8. Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Татарстан идарә җитәкчесе ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев Азатлыкка ислам динендәге тоткыннарны даими рәвештә хәләл ризык белән тәэмин итү кирәклеге мәсьәләсен идарә җитәкчелеге аңлый – киләчәктә бу сорауны уңай якка чишәргә җыеналар дигән иде.

Мөселман тоткыннары белән аралашкан адвокатлар исә төрмәләрдәге хәлләр ал да гөл түгел дип сөйләде. Адвокат Тәүфыйкъ Василов, төрмәгә утырган мөселманнар Татарстанда шартлар, тәртип артык кырыс, читтә утыруы хәерле икәнен сөйлиләр, ди. Аның сүзләренчә, Татарстан мөфтияте төрмәләрдә утыручы мөселманнар белән пассив эшли.

Тәүфыйкъ Василов
Тәүфыйкъ Василов

"Татарстан төрмәләрендә хәлләр төрле, каядыр мәчете белән чиркәве дә бар, каядыр намаз кылу бүлмәләре генә, берни булмаган төрмәләр дә бар. Күптән түгел Байкал арты төрмәсендә утырган мөселман кешесенә булышуымны сорадылар. Аңа басым бара, җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Байкал арты идарә җитәкчелегенә хат юлларга туры килде. Биредә утырган мөселманнар белән сөйләштем, ислам дине нигезендә кимсетүләр бармы дип кызыксындым. Намаз кылырга каршылык юк, ураза тотарга тели икән, бернинди дә авырлык юк диләр. Гадәттә, аш-су дуңгыз итеннән әзерләнә. Хәләл туклану оештырылмаган. Мөселманнар итле ризык ашамый, аны туганнары алып килә. Мин кайчак Татарстаннан чыккан мөселманнардан республика төрмәләренә күчерүне телисезме дип сорыйм. Алар баш тарта. Татарстанда шартлар кырысрак, кайтмыйбыз, диләр.

Татарстанның төрмәләрендә шартлар кырысрак, кайтмыйбыз, диләр

Соңгы вакытта төрмәләрдә булганым юк, әмма утырып чыккан мөселманнар белән тыгыз аралашам. Алар намаз укырга мөмкинлек бар, әмма ул көн тәртибенә каршы килергә тиеш түгеллеген сөйли. Мәсәлән, төрмәдә "отбой" икән, иртәнге намазга уянып аны укый алмый, ястү вакыты соң керә икән, аны кылу рөхсәт ителми. Төнлә торып укый икән, карцерга эләгергә мөмкиннәр.

Хәләл туклану Татарстанда да оештырылмый. Туганнары алып килә, әмма бөтенесе дә иясенә барып ирешә дигән гарантия юк. Алып калырга мөмкиннәр. Ураза тотарга мөмкинлек бар дип сөйлиләр. Дини әдәбияттан Коръәннән башка берни дә рөхсәт ителми. Гадәттә мөселманнар тәртипне саклый, буйсына, әмма төрмә җитәкчелеге аларга бәйләнми калмый. Гаепләре булмаса да елына берничә тапкыр карцерга утыртып алалар, чөнки барлык мөселманнар да "надзор" дигән карар белән иреккә чыгарыла. Аларны күзәтер өчен махсус шулай итәләр. "Надзор" тамгасын тагар өчен карцерда утырган дигән формаль булса да очраклар кирәк.

Мөселман тоткыннар төрмәләргә имамнар сирәк яки бөтенләй килми дип зарлана. Мин дә бу очракта мөселман руханилар православие дин әһелләреннән артта кала дип исәплим. Соңгылары мәктәп, югары уку йорты булсынмы, армия яки төрмә булсынмы – актив эшли.

Дини әдәбияттан Коръәннән башка берни дә рөхсәт ителми

Кызганычка, безнең мөфтият бик пассив. Вакытында Татарстан мөфтиятенә адвокатлар өчен "Ислам дине нигезләре" курсларын оештыруларын сорап мөрәҗәгать иткән идем. Күбесе диндә бихәбәр, бу эшне нык тоткарлый, хәтта аяк чала. Әлегә кадәр бу эш оештырылмады", дип сөйләде адвокат.

Тәүфыйкъ әфәнде, хокук яклаучы оешмалар төрмәләрдәге дини шартлар тудырылганмы-юкмы икәнен күзәтми, аларга ул тема кызык түгел, мөселманнар проблемыннан читтә торырга тырышалар, ди.

Мөселманнарның хокукларын яклаучы адвокат Дагир Хасавов Азатлыкка төрмәләрдә мөселманнарга карата мөнәсәбәт начар, әмма бу хакта кычкырып әйтелми, зурга китсә мөселман тоткыннары өчен хәлләр аянычлы тәмамланырга мөмкин, дип әйтте.

Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

"Төрмәләрдә мөселманнарга карата мөнәсәбәт уңай түгел. Аларны кыйныйлар, сөякләрен сындыралар, сәламәтлекләренә зыян салалар. Без бу хакта язмыйбыз, сөйләмибез. Мәсьәләне урыннарда хәл итәргә тырышабыз, чөнки зурга китсә, тоткыннар өчен нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин. Төрмәләрдә криминаль тәртип урнаштырылган. Барысы белән дә "законлы бурлар" идарә итә. Аерым мөселманнар шул шартларга яраклашырга тырыша. Элегрәк кавказлар андыйлардан читтә торды. Хәзер ингушлар, чеченнар арасында да "законлы бур" исеменә лаек булучылар бар.

Төрмәләрдә криминаль тәртип урнаштырылган

Төрмәләрдә җәмәгатьләр оеша. Бер яктан бу уңай, төрмәләрдә иман ныгый дигән караш бар, алар төрмәдә утырып исламда юану таба. Әмма икенче яктан хакимият аларны куллана, аларны криминалитет гадәтләренә каршы куярга тырыша. Мөселманнар арасында низаглар туа. Мөфтиятләрдә хокук яклаучылар, адвокатлар төркемнәре оешырга тиеш. Алар мәсьәлә килеп туа икән, тиз генә төрмәләргә барып эшләргә тиеш, вазгыятьне ачыклау мөһим. Әмма мөфтиятләргә бу кирәкми. Төрмәдәге мөселманнар проблемнарыннан алар кача", диде Азатлыкка Дагир Хасавов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG