Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 21:55

"Тоткыннарны төрмәдән вакытыннан алда чыгаруның төбендә туганнарыннан акча таләп итү ята"


Русия төрмәсе (архив фотосы)

Татарстанда Җәза үтәтү федераль хезмәте вакытыннан алда иреккә чыгучылар арта дип белдерә. Хокук яклаучы Владимир Рубашный сүзләренчә, моның төбендә хөкем ителгәннәрнең туганнарыннан акча каеру ята.

Татарстанда Җәза үтәтү федераль хезмәтенең тәрбия бүлеге җитәкчесе Алексей Веряскин тоткыннар белән яхшы эшлибез дип белдерә. Аның сүзләренчә, төрмәләрдә утыручылар эш белән тәэмин ителгән.

"Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирәбез, яңа һөнәр үзләштерергә булышабыз, хезмәт белән тәэмин итәбез. Мәдәни чаралар оештырабыз. Төп стимул – вакытынннан алда иреккә чыгу", ди ул. 14 июнь Казанда үткән матбугат очрашуы вакытында Веряскин саннар да китерде. 2016 елда Татарстандагы төрмәләрдән 4210 кеше иреккә чыккан, шуларның дүрттән бере – 1018 кеше вакытыннан элек азат ителгән.

Владимир Рубашный
Владимир Рубашный

Татарстан җәмәгать пулаты киңәшчесе, хокук яклаучы Владимир Рубашный фикеренчә, вакытыннан элек азат ителде дигән саннарның төбендә төрмәдә утыручыларның туганнарыннан акча таләп итү ята.

Хокук яклаучы сүзләренчә, Җәза үтәтү системында эшләүчеләр кемнән күбрәк акча каеру турында гына уйлана. Әлеге система бик тә үзенчәлекле коррупциягә баткан. Җәза үтәтү идарәсе, бер яктан, кешеләрне тәрбиялибез, система яхшырачак дип хөкүмәттән акча таләп итсә, икенче яктан, колония җитәкчеләре, андагы хезмәткәрләр утырганнарның туганнарыннан да акча суыра.

Җәза үтәтү хезмәте күбрәк акча бирегез дип тәкрарлап тора

"Җәза үтәтү хезмәте һәрвакыт безгә күбрәк акча бирегез, без тәртип урнаштырачакбыз дип тәкрарлап тора. Төрмәләрдә утырганнарның якыннарының финанс мөмкинлекләрен куллану да тамыр җәйгән. Төрмәдә утыручының әллә ни финанс мөмкинлекләре юк икәнлеге көн кебек ачык, әмма аларның туганнары, якыннары басым астында. Безгә акча бирегез, ә төрмәдә утырган сезнең туганыгызның шартларын үзгәртәбез, вакытыннан элек азат итү мөмкинлеге тудырылачак, без аны артык борчымаячакбыз һәм башкалар вәгъдә ителә", ди Рубашный.

Аның сүзләренчә, Татарстанда бу коррупцион системаны кору моннан 15 ел элек Җәза үтәтү идарәсе башлыгы булып Дәүфит Хәмәдишин килгәч үк башлана. 1 май Русия президенты Владимир Путин аны эштән алу фәрманы имзалады.

"Хәзер Җәза үтәтү идарәсендәге канун бозуларга карата 30дан артык җинаять эше ачылган. Биналарны ремонтларга, тоткыннарның яшәү шартларын яхшыртабыз дигән сылтау табып акча җыю башланды. Аның максаты – карап торганда барсы да шәп, гөлт итеп торырга тиеш иде. Хәзер төрле колонияләрнең башлыкларына, хезмәткәрләренә карата күпләгән җинаять эше ачылган", ди Рубашный.

Аның сүзләренчә, Хәмәдишинны эшеннән алып кына вазгыять үзгәрмәячәк. Акча җыю төрмәләрдә тоткыннарны тоту шартларын яхшыртуга этәргеч ясаган, әмма хәзер дә төрле сәбәп табып акча җыю тукталмаган ди ул.

Төрмәләрне баккан җәмәгатьчелек төркеме үзе үк контроль астында

Хокук яклаучы фикеренчә, төрмәләрдәге чын вазгыять киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. Хәзер төрмәләрне баккан җәмәгатьчелек төркеме (общественная наблюдательная комиссия) үзе үк контроль астында.

"Аларга бары тик яхшыны гына күрсәтәләр. Бу хокук яклау түгел. Татарстан төрмәләрендә көч куллану, тоткыннарны җәзалау очраклары турында хәзер бөтенләй мәгълүмат юк", ди Рубашный.

"Татарстан төрмәләрендә дин тоту өчен шартлар тудырылган"

Билгеле булганча, тикшерү барганда ябып тору урыннарындагы, төрмәләрдәге мөселманнар көч куллануларга, төрлечә мәсхәрәләргә дучар була. Татарстан төрмәләрендә утыручы мөселманнарга нинди шартлар тудырылган соң? Алар шәригать нигезендә яши алалармы?

Татарстанда Җәза үтәтү федераль хезмәтенең тәрбия бүлеге җитәкчесе Алексей Веряскин Азатлыкка дин тоту өчен шартлар булдырылган дип белдерде.

"Ләкин билгеле-бер таләпләр бар: тоткыннар эчке тәртипне бозарга тиеш түгел. Ягъни канун тарафыннан тыелмаган нәрсә рөхсәт ителә, тыелганы – юк. Мәсәлән, төнге сәгатьләрдә нинди дә булса гамәлләр кылырга ярамый. Ураза тотарга теләүче тоткыннарга уразага керү рөхсәт ителә. Бездә казарма системасы. Шуңа күрә администрация күзәтүе астында мәчеткә барырга, урам якка чыгарга да мөмкин. Ифтар һәм сәхәр вакытларында тоткыннар ашханәгә баралар. Барлык гамәлләр дә администрация вәкилләре карамагы астында эшләнә", ди Веряскин.

Аның сүзләренчә, төзәтү колониясенә керергә рөхсәт ителгән махсус билгеләнгән имамнар бар. Имамнар исемлеге алдан төзелгән һәм килешенгән. Имам көндезге сәгатьләрдә теләсә-кайсы көнне килә ала. "Без кайчан килергә икәнен әйтә алмыйбыз. Без имам белән хезмәттәшлек итәбез, ләкин ул үз эшен безгә бәйсез рәвештә башкара", ди Веряскин.

* * * *

2016 елның 9 июнендә интернетта Казанның 19нчы колониясе тоткыны Дмитрий Чурихинның видеомөрәҗәгате чыкты. Чурихин төрмәдә үзенең җәберләнүен бәян итте.

Чистайда мөселманнарны эзәрлекләүләр турында социаль челтәрләрдә хәбәр итеп торган, аннан соң җинаятьтә гаепләнгән Илмир Имаев быел июль аенда төрмәдән азат ителергә тиеш иде. Бу көннәрдә Имаевны Рубцовскидагы колониядән Барнаул шәһәрендәге туберкулездан дәваланучылар хастаханәсенә алып китүләре билгеле булды. Туганнары аның язмышы өчен борчыла.

2013 ел азагында Чистайда кинәт барлык мөселманнарны тикшерә башладылар. Берничә кеше тоткарланды. Аларны төрле тикшерү изоляторларына, полиция бүлекләренә алып киттеләр, хәтта кайберләрен туганнары да таба алмады. Инде бераз соңрак аларның җәзалануы турында мәгълүматлар килә башлады. Алмаз Галиев дигән егетнең җенес әгъзасын кисү мәгълүм булды.

Русия төрмәләрендә җәзалау, тоткыннарны рухи һәм физик "сындыру" турында Коми республикасының Микунь төрмәсендә утыручы татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов та язган иде.

Русия мәхкәмәсе тарафыннан Сүриядәге сугышларда катнашкан дип өч еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән 24 яшьлек Руслан Сәйфетдиновның быел гыйнварда Кургандагы төрмә хастаханәсендә үлүе билгеле булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG