Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрмәсе: намаз укырга ярамый, татарча сөйләшү тыела


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргали төрмәдә намаз кылуга каршылыклар тудырыла, татарча сөйләшергә рөхсәт ителми дип зарлана.

Бүгенге көндә Киров өлкәсенең Киров-Чепецки шәһәре колониясендә утырган Данис Сәфәргалига татарча хатлар язарга, хатыны белән туган телендә сөйләшергә рөхсәт ителми. Намаз уку мөмкинлекләре дә чикләнә. Бу хакта Азатлыкка Данисның хатыны Гүзәл Сәфәргали сөйләде.

"Соңгы тапкыр ирем белән очрашканда Данис миңа төрмә кешеләре кирәкме-кирәкмиме, куркыталар, өркетәләр дип әйтте. Мине аның белән очрашуга бинага керттеләр, әмма аның белән очрашу мөмкинлеге юк, чөнки ул ШИЗОдан (штраф изоляторы) чыгарылмаган дип кырт кистеләр.

Ул 14 сентябрь чыгарга тиеш иде, чөнки 10 көн вакыт узды. Чыкмавы мөмкин түгел, тикшерегез, карагыз дим. “Юк, ник һаман да аңламыйсыз? Очрашу каралмаган” дип җавап кайтардылар. Бәхетемә ниндидер генерал килеп керде дә миннән: "Сезгә бина, бу бүлмә ошыймы, канәгатьме?" дип кызыксынды. "Әгәр мин төрмәдә утырган иремне күрә алмыйм икән, нигә кирәк миңа бу бүлмә? Кешеләр якыннары белән очрашырга дип өметләнеп килә, ә алар очраша алмыйча борылып кайтып китә. Икенче тапкыр инде бәләкәй балаларымны ияртеп киләм, икенче тапкыр ирем белән күрештермичә мине кире борып җибәрәләр. Мин бит аның ШИЗОдан чыгарганнарын төгәл беләм", дип тезеп киттем. Шул вакытта минем гозеремне кире каккан төрмә кешесе кулымнан документ, кәгазьләремне тартып алды да: "Әле генә ирегезне чыгардылар, шалтыраттылар" дип әйтергә тотынды. Шуннан без күрештек.

Гүзәл һәм Данис Сәфәргалиләр
Гүзәл һәм Данис Сәфәргалиләр
Төрмәдә намаз укый торган ике бүлмә бар, мөселманнарга дигәне ябык

Данис әйтүенчә, төрмәдә намаз укый торган ике бүлмә бар, берсе христианнар, икенчесе – мөселманнар өчен. Мөселманнар өчен дигәне ябык. Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзасы әйтүенчә, имеш, ул бүлмәдә нидер тапканнар. Шуны сәбәп итеп япканнар. Ни табылсын инде анда? Намазлыктан башка ни булсын анда? Анда азык-төлек юк бит. Ябасы килгәч, япканнар.

Данис әйтүенчә, гап-гади намаз укырга дигән сорауларын кире кагалар, хәтта суны сүндерләр. Су булмагач, тәһарәт алып булмый. Су төнгә һәм иртәнгә сүндерелә. Төнге, иртәнге намазларын укый алмасыннар өчен шулай эшләнә.

Атнага ике тапкыр төрмәдә тикшерүләр уздырыла икән. Прокурор килә, аларны тезеп бастыралар, тикшерәләр. 4 сентябрьдә озын очрашу көне иде, мин дә шул вакытка килдем. Төрмә җитәкчеләре дә, хезмәткәрләре дә ул хакта белә. Алып килгән әйберләрне тоткыннарга бирү алдыннан сигез кеше намаз укый башлаган, әмма бер-ике минут үтүгә төрмә кешеләре бәреп кереп, тезелеп басыгыз дип әмер биргән. Алар арасында прокурор да, төрмә хезмәткәрләре дә булган. Бу иртәнге намаз булгандыр дип уйлыйм. Бәлки алар соңарып укыйлардыр. Барысын да комиссиягә алып киткәннәр һәм җәза бирелгән. Данисны шул көнне иртәнге 10да ШИЗОга алып киткәннәр. Данис, без төрмә эчендәге төрмәдә утырабыз, ди. Барысы да бикле, ашханә дә йозакка бикләнә, ачыла. Аерым йоклый торган урын да бикле, барак буйлап ирекле йөрү берсенә дә рөхсәт ителми.

Данистан син матбугатка мәгълүмат таратасыңмы дип кызыксынганнар, туктат бу эшеңне дигәннәр. Ирем "ник мин намаз кыла алмыйм, аның бит төгәл вакыты бар" дип зарланган, моңа җавап итеп подполковник Носков, "дин хакына газап чигәргә туры киләчәк", дигән.

Дүрт сәгатьлек кыска очрашуларда без туган телдә, ягъни татарча сөйләшә алмыйбыз. Рөхсәт итмиләр. Без очрашканда аерым бер кеше безне тыңлап утыра. Сөйләшә башлыйбыз икән, "без аңламыйбыз, урысча аралашыгыз", диләр.

Очрашуда татарча сөйләшә алмыйбыз, татарча язган хатларны җибәрмиләр

Июнь аенда Данис 12 санлы дәвалау җәза үтәү колониясендә утырды, мин ике тапкыр анда булдым, ике тапкыр урысча сөйләшегез дип кисәтү ясаганнары булды. Киров-Чепецки шәһәрендәге төрмәдә андый хәлләр булмады. Данис ана телендә хатлар яза алмый, алар миңа килеп ирешми. Хат язганы булды, ләкин аның хатларын җибәрмәделәр. Сәбәбе – алар татар телендә яки берничә җөмлә татарча язылган. Төрмә җитәкчелеге моңа өстәмә финанслар юк, татарча язган хатларны тәрҗемә итәргә белгеч юк. Урыс телендә яза икән, рәхим итегез, ә татар телендәге хатлар цензорны уза алмый.

Данис төрмәдә аннан инвалид ясарлар дип курка. Ул 120 кг авырлыкта озын буйлы ир иде, хәзер 84 килога калган", дип сөйләде Гүзәл.

Төрмәдә утыручыларга туган телдә хатлар язуны тыюны моңа кадәр Коми республикасының 31 санлы колониясендә өч ел утырып чыккан Рәфис Кашапов та зарланган иде.

Өч ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән блогер Илмир Имаев Русия төрмәләрендә мөселманнарга көн булмауны тикшерү барганда ябып тору урынына (изолятор) китерелгәч үк татый башлауларын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG