Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты


"Белый счеткий" бәйсез оешма урам җыенына 50 меңнән артык кеше килгәнен белдерсә, полиция чарага 20 мең кеше җыелган дип хәбәр итте.

10 август көнне Мәскәүнең Сахаров проспектында гадел сайлаулар таләп иткән урам җыена уза. "Белый счеткий" бәйсез оешма белдергәнчә, чарага 50 меңнән артык кеше килде. Чара "Сайлауга хакыбызны кайтарыйк" шигаре астында уза.

Чарада дистәләгән активист, сәясәтче, журналист чыгыш ясый. Моннан тыш яшьләрдә популяр булган Фейс, IC3PEAK башкаручылары чыгыш ясады.

Митингтан соң бер төркем протест белдерүчеләр Мәскәү үзәге буйлап тыныч йөрүен дәвам итте. Полиция моны канунсыз дип кешеләрне тоткарлый башлады, барлыгы 200ләп кеше кулга алдынды.

Петербурда урам җыены килештерелмәгән булу сәбәпле, бирдә ялгыз пикетлар сериясе узды. Чарада 50дән артык кеше тоткарланды, журналистлар полициянең кешеләрне кырыс тоткарлануын хәбәр итә.

Митинг оешуга төп сәбәп булып Мәскәү шәһәр думасына сайлауга бәйсез намзәтләрне кертмәү тора. Протест чаралары инде бишенче атна дәвам итә. 27 июль һәм 3 август көнне килештерелмәгән урам чараларында меңләгән кеше тоткарланган булган, хокук саклау органнары тәртипсезлекләр турында җинаять эшләрен ачкан.

Мәскәү митингына теләктәшлек чарасы бүген Казанда да узды, анда 200ләп кеше җыелды.

XS
SM
MD
LG