Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда һәм Киевта кырымтатарлар Корбан гаете намазында катнашты


Карасубазар мәчетенә җыелган халык
Карасубазар мәчетенә җыелган халык

Кырым мәчетләрендә һәм Киевта кырымтатарлар Корбан гаетен билгеләде.

Кырымда төп чараны Профсоюзлар сараеның спорт залында Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев үткәрде.

Карасубазар шәһәрендә узган бәйрәм намазына җыелганнар арасында 2018 елдан бирле Мәскәүдә Лефортово төрмәсендә тотылган Карасубазар мәчетен төзегән эшмәкәр Ресуль Велиляев һәм Али Бариев күренделәр. Алар август башларында Мәскәүдән Кырымга кайтканнар иде. Азатлыкның, җинаять эше ябылдымы дигән соравына Велиляев "юк әле" диде.

Карасубазар мәчете тирәсендә Корбан бәйрәме намазы тышта динамиклардан начар ишетелде. Аларның тавышын көчәйтмәскә дигән шикаятьләр мәчет янында яшәүчеләр ягыннан булган.

Корбан гаете намазыннан чыккан мөселманнар
Корбан гаете намазыннан чыккан мөселманнар

Шулай ук элек шәһәрдә ишетелгән азанннар да ишетелми башлады. Сәбәбе шул ук шикаятьләр булган. Матбугатта басылган район хакимиятләренең Корбан гаете белән котлавы мәчеттә укылмады. Мондый котлауларны берничә район, шәһәр хакимиятләре ясаган.

12 август Кырымда ял көне дип игълан ителде. Шул көнне Карасубазарда Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары планлаштырылган.

Кырым оккупациясеннән соң Киевта төзелгән Кырым мөселманнарының тагын бер дини идарәсе мөфтие Айдер Рустемов Корбан гаете вәгазен укып "Кырым оккупацияләнгән чакта Корбан гаете кырымтатарлар өчен аеруча әһәмияткә ия", диде. Авыру сәбәпле Корбан гаетендә Мустафа Җәмилев, Рефат Чубаров катнашмаганнар. Киевта бәйрәм чаралары 13 август ВДНХ мәйданында планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG