Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урок 18: Тәмле ризык пешерәбез (готовим вкусную еду)


Дуслар, татары часто говорят “Ашар өчен яшәмибез, яшәү өчен ашыйбыз!”, а именно “Живем не ради еды, а едим ради жизни”. Согласны? Мы подумали, что нам надо выучить больше слов на тему еды. Потому что того, что мы учили раньше, нам уже не хватает.

Кухонная утварь – все на татарском!

Кухонная утварь – это посуда и ручные небольшие инструменты, которые используются для приготовления пищи. К ней же можно отнести и столовые приборы. В данный список входит много предметов, мы ограничемся самыми необходимые принадлежностями на кухне:

  • Кәстрүл кастрюля
  • Капкач – крышка
  • Чәйнек чайник
  • Таба сковорода
  • Тәлинкә – тарелка
  • Савыт-саба – посуда
  • Аш тәлинкәсе – тарелка для супа
  • Өлеш тәлинкәсе тарелка для второго блюда
  • Чәй тәлинкәсе – блюдце
  • Чынаяк – чашка

Моны белү кызык! – Это интересно знать!

Из чего пьют чай? “Конечно из чашки” скажите вы. Правильно, но в литературном татарском и диалектах есть разные варианты:

  1. Чынаяк (чайная чашка)
  2. Чокыр (стакан, чашка; есть и многие др. значения: яма, овраг, ухаб и т.д.)
  3. Касә (чаша, пиалка)

Столовые приборы

  • Пычак нож
  • Кашык ложка
  • Чәнечке вилка
  • Кашык ложка
  • Бал кашыгы чайная ложка
  • Соскыч половник

Кухонный инвентарь

  • Уклау ​– скалка
  • Куна тактасы – разделочная доска
  • Угыч – тёрка
  • Иләк сито
  • Сөзгеч – дуршлаг

Что с ними делают татарча?

Куна тактасында уклау белән камыр җәяләр. – Скалкой расскатывают тесто на разделочной доске.

Кишерне угычтан чыгаралар. – Морковь трут через терку.

Онны иләк аша илиләр.Муку просеивают через сито.

Дөгене сөзгечктә юалар. – Рис промывают в дуршлаге.

Ух! Разобрались! Запомнить всё сразу нереально, прочитайте вслух, запишите или сделайте себе закладку, чтобы вернуться в следующий раз. Советуем заниматься татарским каждый день по 15 минут. Это лучше, чем целый час в неделю.

ДИАЛОГ “АШ БҮЛМӘСЕНДӘ”

  • Ландыш: Рифат, син өйдәме?
  • Рифат: Сәлам, апа! Өйдә, ник?
  • Ландыш: Мин сиңа киләм хәзер.
  • Рифат: Ой, минем өйдә бардак.
  • Ландыш: Ярар, хәзер киләм, булышам. Ашарга пешерербез икәү.
  • Рифат: Уф... Иртәгә килмисеңме соң, ә?
  • Ландыш: Син бигрәк кунакчыл икән! Ремонтың беттеме соң?
  • Рифат: Ясап бетереп ятабыз.
  • Ландыш: Таба, кәстрүл, чәйнегең бармы?
  • Рифат: Нинди таба? Кашык та юк монда! Ә, чәйнек бар икән.
  • Ландыш: Эй, син бигрәк. Әйдә таба, кәстрүл миннән өй бүләге булыр, алып керәм кибеттән.
  • Рифат: Әйдә бер нәрсә дә алма. Син кил, өйдә җыештырырбыз да, ашарга кафега чыгып керербез. Ә савыт-сабаны аннан соң алырбыз.
  • Ландыш: Ярар, чәй куя тор. Өлеш алдым.
  • please wait
    урнаштыру коды

    No media source currently available

    0:00 0:00:44 0:00
    йөкләү


    Проверим, как вы поняли диалог. Ответьте на следующие вопросы:
  • Кем Рифатка кунакка килә?
  • Рифатның өендә тәртипме?
  • Ландыш савыт-саба аламы?
  • Рифатның өендә нинди савыт-саба юк?

Ну а мы идем дальше. Наша цель с вами научиться описывать свои действия на кухне. Итак, разберем основные топ 5 “Кухонные глаголы”

"КУХОННЫЕ ГЛАГОЛЫ"

  • Пешерергә – готовить
  • Кыздырырга – жарить
  • Турарга – резать
  • Болгатырга – перемешать / мешать
  • Томалап пешерергә – тушить

Рассмотрим их употребление в живой речи:

1)
– Син бүген нәрсә пешерәсең?Сегодня ты что готовишь?
– Гриль табасында тавык кыздырам. – Жарю курицу на гриль-сковородке.

2)
– Әйдә, нәрсә эшлим, суган турыйммы
? – Давай, что мне делать? Нарежу лук?
– Әйе, тура. Менә сиңа пычак, такта. Тик вак итеп тура, яме? – Да, нареж. Вот тебе нож, доска. Только мелко, ладно?

3)
– Ә нигә тагын кәбестә? –
А почему опять капуста?
– Чөнки дәү әнигә томалап пешерелгән кәбестә ошый. – Потому что бабушке нравится тушеная капуста.

А теперь попробуем приготовить пасту на скорую руку. Киттекме?

"Тиз генә токмач пешерәбез"

Сәлам, дуслар! Минем исемем Римма. Хәзер мин сезгә бик җиңел рецепт өйрәтәм. Тыңлагыз.

Безгә бер зур тирәнрәк һәм бер кечкенә таба, кәстрүл, болгатыр өчен агач кашык кирәк булачак. Тавык ите, гөмбә, токмач, зәйтүн мае, борыч, тоз, әз генә крахмал әзерлибез.

Тавык итен турыйбыз, өстенә зәйтүн мае, тоз, борыч салып куябыз. Шушы соуста тотабыз. Аннары кечерәк табага салып кыздырабыз. Тирәнрәк табада гөмбәне турап кыздырабыз. Ярты стакан сөткә ярты бал кашыгы крахмал салып болгатабыз, гөмбәгә салабыз һәм сөт өсте өстәп 1 минут пешерәбез. Итле-гөмбәле соус әзер. Өстенә пешкән токмач салып болгатабыз. Шуның белән шул. Тәмле булсын! Bon appétit!

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00
йөкләү


А что бы вы добавили в данный рецепт? Мы бы добавили провансальские травы. На кухне без приправ просто никак, а как будет "корица", "розмарин", "зира" и др. на татарском? Давайте разбираться!

ТОП-10 СПЕЦИЙ, КОТОРЫЕ ДОЛЖНЫ БЫТЬ В КАЖДОМ ДОМЕ

  1. Әче аштәмләткеч – горчица
  2. Базилик – рәйхан
  3. Дарчин – корица
  4. Имбир – имбирь (җенҗибил)
  5. Канәфер – гвоздика
  6. Кара борыч – черный перец
  7. Дәфнә яфрагы – лавровый лист
  8. Кызыл борыч – паприка
  9. Прованс үләннәре – провансальские травы
  10. Бәбрия – розмарин

Хотите вкуснейший рецепт по приготовлению мяса? Прослушав рецепт, вы просто загоритесь желанием. Спорим?

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
йөкләү


"Фольгада ит" рецепты

Сыер ите, сарымсак, кызыл борыч, кара борыч, бәбрия, рәйхан, тоз, кара җимеш, кишер һәм фольга алабыз. Сарымсакны изеп чыгарабыз да, бөтен тәмләткечләрне кушып иткә сылыйбыз һәм 10 сәгатькә суыткычка куябыз. Аннары кара җимеш, кишер салып, мичтә 2 сәгать пешерәбез. Шундый тәмле була! Тел йотарлык!

*****

Амира решила отпраздновать новоселье. У татар, кстати, праздник-новоселье называется "өй туе" (дословный перевод: "свадьба дома"). Помочь накрыть стол пришла ее мама Наҗия апа. Давайте послушаем их диалог на кухне.

ДИАЛОГ: ӘЙДӘ, НӘРСӘ ЭШЛИМ?

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00
йөкләү

  • Әмирә: Әни, нихәл? Ничек килеп җиттең?
  • Наҗия апа: Сәлам, кызым! Яхшы, үзең нихәл? Өлгерәсеңме?
  • Әмирә: Өлгерәм кебек. Әйдә чәй эчәбез хәзер.
  • Наҗия апа: Юк, чәйләп тормыйбыз. Мин әле эчеп кенә килдем. Булат абыйларың юлда, Роза апаң белән Ләйсән бергә киләләр, Артур кайда соң?
  • Әмирә: Артур ватсапта язган иде, ярты сәгатьтән киләм дип.
  • Наҗия апа: Әйдә, нәрсә эшлим? Яшелчәләр, җиләк җимешләр юылганмы?
  • Әмирә: Әйе, әни, мин аларны кичә юып куйдым. Син балык чистартсаң яхшы булыр иде.
  • Наҗия апа: Ярар, чистартам. Аны кыздырабызмы?
  • Әмирә: Әйе.
  • Наҗия апа: Миңа яхшы пычак, балыкларны салырга савыт кирәк була. Кайдан алыйм?
  • Әмирә: Шунда шкафта, өстәге тартмада. Ә, юк, үзем алып бирәм.
  • Наҗия апа: Рәхмәт. Балыкны кыздырырга тәмләткечләр алдыңмы соң?
  • Әмирә: Ой, оныттым. Тукта, минем өйдә ниндидер тәмләткечләр бар. Хәзер менә монда кара борыч, әче аштәмләткеч, дарчин бар. Башка юк.
  • Наҗия апа: Илфатка шалтыратырбыз, кайтканда кибеттән ала кайтыр. Ә мин әлегә әйдә табынга тәлинкәләр, кашыклар, чәнечке-пычаклар куям.
  • Әмирә: Дөрес, хәзер шалтыратып әйтәм. Савыт-саба кунак бүлмәсендә өстәлдә тора. Санадым барысы да унсигезәр.

МИНУТКА ГРАММАТИКИ

Разделительные числительное (такие как по шесть, по пять) в татарском языке образуются путем присоединения к основе слова аффиксы -ар/-әр, -шар/-шәр. Например:

  • Сыйныфта утызар бала укый иде. – В классах учились по тридцать детей.
  • Савыт юу машинасы утызар тәлинкә юа. – Посудомоющая машинка моет по тридцать тарелок.

И на последок самое интересное – Татарча лайфхак!

1. Яшелчәдән рагу тозлы булган. Нишләргә? Бәрәңге турап салырга!

2. Пестә соусы алдыгыз ди, ә банканы ачып булмый. Пычак та, чәнечке дә кирәк түгел. Скотч аласыз, банка капкачына ябыштырасыз һәм тартасыз. Вуаля, капкач ачыла.

3. Офис органайзерыннан җиңел генә капкачлар “йорты” ясап була.

*****

На этом наш урок подошел к концу. Надеемся, что он был лёгким и интересным, и позволил вам выучить много нового и интересного!

Предлагаем пройти тест для закрепления полученных знаний:

Тест: Тәмләп ризык пешерәбез

Тест: Тәмләп ризык пешерәбез

Начните тест

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский для продолжающих

Предлагаем вам курс татарского разговорного для продолжающих. В нём мы изучаем более развёрнутые конструкции, разговорные фразы, обогащаем наш словарный запас и учимся строить более сложные фразы-предложения. Курс для начинающих находится здесь.

XS
SM
MD
LG