Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский сәяси басымга дучар русияләргә Украина ватандашлыгын алуны гадиләштерде


Украина паспорты
Украина паспорты

Владимир Зеленский фәрманына ярашлы, украин ватандашлыгына "сәяси эзәрлекләүләргә дучар булган" русияләр дәгъва итәргә мөмкин.

Украина президенты Владимир Зеленский Украина ватандашлыгын алуны гадиләштерү турында фәрман имзалады.

Документка ярашлы, украин ватандашлыгына "сәяси эзәрлекләүләргә дучар булган" русияләр дәгъва итәргә мөмкин.

Моннан тыш ватандашлыкны Украинаны яклаган чит ил кешеләре яки ватандашлыгы булмаган затлар да алырга мөмкин.

Июльдә Русия президенты Владимир Путин Донецки һәм Луһански өлкәләрендә яшәүчеләр өчен Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә бирергә рөхсәт иткән иде.

XS
SM
MD
LG