Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Мәскәүдәге протестлар сәяси кризис түгел 


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Песков Мәскәүдәге протест чараларын сәяси кризис күрсәткече дип санамый, илдә көн саен төрле вакыйгалар булып тора, Путинның һәрберсенә фикер белдерүе кирәк түгел ди.

Русия президенты Владимир Путин Мәскәүдә протест чараларына "игътибар итә", әмма аларны "ниндидер гадәттән тыш вакыйгалар" дип санамый. Бу хакта журналистларга сишәмбе Путин сүзчесе Дмитрий Песков белдергән. Мәскәү думасына сайлауларга бәйсез намзәтләрне теркәү таләбе белән уздырылган чаралар һәм аларны полиция тарафыннан куып таратылуга карата Кремль беренче тапкыр үз фикерен әйтте. Песков җавапларын Русия мәгълүмат агентлыклары китерә.

Песков сүзләренчә, Путин протестларга карата үз фикерен белдермәде, чөнки "Русиядә көн саен күп вакыйгалар узып тора, аларның һәрберсенә дә үз карашын белдерү кирәкми".

Президент сүзчесе әлеге протестларны сәяси кризис күрсәткече дип билгеләүне кире какты. Аның сүзләренчә, мондый чаралар Европада даими булып тора.

Кремльдә Мәскәүдә узган протест чараларының бер өлеше кануни дип саныйлар, ә бер өлешен тәртипсезлекләр оештырырга омтылу дип бәялиләр.

Полиция һәм Росгвардиянең катнашучыларга карата көч куллану белән бәйле сорауга җавап биреп, Песков куәт оешмаларына "кирәгеннән артык көч куллану" ярамый диде. Шул ук вакытта ул тәртипсезлекләрне кисәтү өчен кырыс гамәлләр аклана диде һәм полиция гамәлләренә бәяне мәхкәмә генә бирә ала дип өстәде.

Моннан тыш, Песков "сайлаулар тирәсендә шау-шу тудырган сорауларга җавап булачак" дип тә белдерде.

Мәскәүдә протест чаралары инде бер ай чамасы дәвам итә. Гадәттә алар шимбә була. 27 июльдә һәм 3 августта Мәскәү үзәгендә килештерелмәгән чаралар узды, аларда җәмгысе 2,5 мең тоткарланды. 27 июль вакыйгаларын хакимиятләр массакүләм тәртипсезлекләр дип атады. Җинаять эше нигезендә 13 кеше сак астына алынды.

10 августта килешетерлгән митинг узды. Анда, төрле исәпләүләргә караганда, 60 меңгә кадәр кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG