Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгы Северодвински янындагы авыл кешеләренә китеп торырга куша


Буревестник ракеты
Буревестник ракеты

Северодвинскида саклану министрлыгы сынаулар уздыру вакытында хәрби полигон янындагы авыл кешеләренә китеп торырга тәкъдим итә. Аларны махсус поезд белән алып китәчәкләр, теләмәгәннәргә урманга барып торырга булса да киңәш ителә.

Күптән түгел ракет шартлаган хәрби полигон янында урнашкан Архангел өлкәсендәге Ненокса авылы кешеләренә саклану министрлыгының ниндидер бер чарасы вакытына китеп торырга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә җирле халык һәм матбугат чаралары хәбәр итә.

"Беломорканал" басмасы 14 августта җирле халыкны махсус поездда "имин ераклыкка" алып китәчәкләр дип язды. Иртәнге сәгать биштән җидегә кадәр авылда кешеләр калмаска тиеш дигәннәр. "Двина сегодня" газеты үз чыганагына сылтанып, кешеләрне авылдан күпмегә алып китәчәкләре билгеле түгел дип яза.

Басмалар мондый хәлнең элегрәк тә булуын, саклану министрлыгы сынаулар уздырганда авылдан кешеләрне чыгарып торган. "Китәргә теләмәгәннәр әйтелгән вакытка (ягъни чәршәмбе 5тән 7дә кадәр ) элекке кебек урманга китеп торырга җыена", дип яза "Беломорканал".

Севердвински шәһәре мэриясендә авылдан кешеләр саклану министрлыгы таләбе белән чыгарыла диләр.

"Бу эвакуация түгел. Кешеләргә авыл җирлегеннән китеп торырга гына тәкъдим ителде. Чара план тәртибендә уза", ди район хакимияте сүзчесе Ксения Юзина.

Архангел өлкәсендә хәрби объектта янгын чыгу турында 8 августта билгеле булды. Росатом мәгълүмаларына караганда, сынаулар вакытында моторында радиоактив изотоп кулланылган ракет шартлаган. Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләр чыкмады дип белдерде. Шул ук вакытта Севередвински шәһәре хакимияте кыска вакытка нурланыш фонының артуы турында хәбәр итте. Соңрак ул нормага килде диелде.

Росгидромет түрәсе Юрий Пешков сүзләренчә, Архангел өлкәсендәне хәрби бүлек төбәгендә шартлау көнендә нурланыш фоны нормадан 4-16 тапкыр артыграк булган. Бу хакта Архангельск онлайн хәбәр итте.

АКШ президенты Дональд Трамп Русиядә атом моторлы ракет сынауларының уңышсыз булуы турында белдерде.

Шартлауда биш кеше һәлак булуы турында рәсми әйтелде.

XS
SM
MD
LG