Accessibility links

"Азат Идел-Урал" Камбарка казасын Кыштым фаҗигасе белән чагыштыра


Камбарка
Камбарка

Азат Идел-Урал оешмасы хакимиятләрнең Удмуртиянең Камбарка шәһәрендә I һәм II класслы куркынычы булган калдыкларны утильләштерү корылмасы төзү планнарын тәнкыйтьләп чыкты.

"Мәскәү җитәкчеләренә Камбарка - харитада ерак нокта гына. Алар фикеренчә, башкаладан ераграк булган саен тавыш һәм канәгатьсезлек әзрәк була. Мондый әйберне Мәскәү яки Петербур янында төзү башка сыймаслык хәл", диләр оешмада.

Активистлар бу уңайдан Кыштым фаҗигасен искә төшерә.

"Урал әле 1957 елгы Кыштым фаҗигасе яраларын да дәвалап бетермәде. Ул вакытта радиоактив калдыклар саклагычы шартлады, нәтиҗәдә 270 мең кеше яшәгән 300 км мәйданда җир зарарланды. Чернобыль һәм Фукусима фаҗигасеннән соң Кыштым казасы Җир планетасында зурлыгы ягыннан өченче урында тора. Камбаркада да мондый хәлнең булуы мөмкинме? "РосРАО" җитәкчеле корылмада бернинди дә казалар булмаячак дип ышандыра. Әмма алар моны Мәскәүдән торып әйтә. Ә Ижау, Сарапул, Нефтекама, Чаллы, Дүртөйле һәм башка шәһәр-авыллар ихтимал зарарлану зонасында урнашкан", диләр Азат Идел-Урал оешмасында​.

Удмуртиянең Башкортстан белән чиктәш Камбарка шәһәрендә I һәм II класслы куркынычы булган калдыкларны утильләштерү корылмасы төзелергә тиеш. Федераль проект нигезендә калдыкларны бирегә 2020 елда китерә башлаячаклар. Җитәкчелек бу радиоактив калдыклар эшкәртү белән бәйле түгел ди. Удмуртия һәм башка төбәкләр Камбаркада куркыныч калдыкларны эшкәртү корылмасыннан баш тартуны таләп итеп митингларга чыга.

Мондый корылмалар шулай ук Киров, Курган һәм Саратов өлкәләрендә дә барлыкка килергә тиеш.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG