Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский Русиядә сивил җәмгыятькә ярдәм төркеме булдыра


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Михаил Ходорковский Русиядә сивил җәмгыятькә ярдәм итүче эшче төркем төзү турында игълан итте.

"Ачык Русия" хәрәкәтенә нигез слаучы Михаил Ходорковский фикеренчә, протест зуррак булган саен, сивил җәмгыять оешканрак һәм кыюрак булган саен, хакимиятләрнең җавабы да кырысрак булачак. Мондый вазгыятьтә Русия хакимияте контролендә булмаган көчләрнең ярдәме бик мөһим дип саный Ходорковский. Бу хакта ул Facebook-та язды.

Яңа оешма Русиядә сивил җәмгыятькә хакимиятнең алышынучанлыгы өчен, сәяси тоткыннарны азат итү һәм сүз иреге өчен көрәштә ярдәм чаралары әзерләргә тиеш булачак. Аерым алганда, Русия халкына төрле сәяси инициативалар: митинглар, йөрешләр, пикетлар, эш ташлаулар оештыруда ярдәм итәчәк.

Ходорковский шулай ук "сәяси репрессияләр уздыруга катышы булган" түрәләрнең исемлеген алып барырга, "хокукый сәяси гамәлләре өчен" җинаять эзәрлекләвенә дучар булып илдән китәргә мәҗбүр булганнарга хокукый ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Моннан тыш, төркемнең тагын бер максаты - чит ил сәясәтчеләреннән һәм эшкуарларыннан Русиядә кеше хокуклары бозылуны тәнкыйть итүгә ирешү.

Ходорковский сүзләренчә, төркем русияләр исәбенә финанслана.

Мәскәүдә протест чаралары инде бер ай чамасы дәвам итә. Гадәттә алар шимбә була. 27 июльдә һәм 3 августта Мәскәү үзәгендә килештерелмәгән чаралар узды, аларда җәмгысе 2,5 мең кеше тоткарланды. 27 июль вакыйгаларын хакимиятләр массакүләм тәртипсезлекләр дип атады. Җинаять эше нигезендә 13 кеше сак астына алынды.

10 августта килештерлгән митинг узды. Анда, төрле исәпләүләргә караганда, 60 меңгә кадәр кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG