Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Хөррият һәйкәлен сакларга чакырып пикетка чыкты


Пикетчы Ринат Йосыпов

ТИҮ активисты Казанда Хөррият һәйкәлен җимермәүне таләп итеп ялгыз пикет уздырды. Пикетчы Ринат Йосыпов Татарстанның ирек символы булган һәйкәлнең язмышына карата халыкны уяу булырга чакырды.

16 август Казанның элекке татар милли-мәдәният үзәге алдында Хөррият һәйкәлен яклап ялгыз пикет үтте.

"Орынмагыз Хөррияткә! Руки прочь от символа свободы!" дип татарча-урысча язылган плакат күтәреп торган ТИҮ активисты Ринат Йосыпов пикетка Татарстанның горурлыгы булган Хөррият һәйкәлен саклап калу максатыннан чыгуын әйтте.

"Татар милли мәдәният үзәген бетерделәр. Халык арасында хәзер инде Хөррият һәйкәлен дә юкка чыгарырга җыеналар дигән сүзләр йөри. Хәзер һәйкәл урнашкан өлештә ниндидер эшләр бара. Өстәге Хөррият кошын нишләтерләр, белмим. Мин бигрәк тә шуның өчен борчылам. Чөнки бу Хөррият кошы Татарстанның символларыннан", диде активист.

"Минем теләгем - бу һәйкәлне юкка чыгармасыннар иде. Җәмәгатьчелекне әлеге һәйкәлнең язмышына карата уяу булырга өндим, Татарстанның ирек символы булган Хөррият һәйкәле үз урынында калырга тиеш", диде Йосыпов.

Хөррият һәйкәле урнашкан өлештә төзекләндерү эшләре алып баручылар Азатлыкка, һәйкәл урнашкан өлешнең плиткаларын алыштырып реставрацияләүләрен, Хөррият һәйкәленең үз урынында калу-калмаячагы турында төгәл мәгълүматка ия булмауларын әйтте.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG