Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли мәдәният музеен җимерүчеләр тарихка Шаһгали булып кереп калачак"


Чарада катнашучылар

18 март Казанда ТИҮ активистлары Милли мәдәни үзәкне ябу, Татар халкын үстерү стратегиясе һәм дә Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны яклау темаларына матбугат очрашуы үткәрде.

Бөтендөнья Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) бинасында үткән чарада сүз күбрәк Милли мәдәният музеен ябу һәм аның нәтиҗәләре, татар халкының үсеш стратегиясенә карата Татар иҗтимагый үзәгенең тәкъдимнәре турында барды.

Милли мәдәният музее

Милли мәдәният музее хезмәткәре Ләйсән Кариева сүзләренчә, Милли мәдәният музее бинасы моңа кадәр дә күп кенә оешмаларны кызыктырды, хәзер кабат кызыгу башланды. Заманында милли җанлы кешеләр музей бинасын төннәр буе саклап чыгалар иде, диде ул.

Ләйсән Кариева
Ләйсән Кариева

"Безгә хәзер Бауман урамындагы кечкенә генә бина тәкъдим ителә. Әмма анда музей экспонатлары сыймаячак. Бу экспонатлар халыкныкы бит, музей да халык өчен булырга тиеш. Киләчәк буыннарга нәрсә калдырабыз без? Бу экспонатлар һәм музей лаеклы бинага урнашырга тиеш. Татарстанның 100 еллыгына без гөрләп эшләп китергә тиеш идек яңадан-яңа күргәзмәләр белән, ә хәзер киресенчә килеп чыга", диде ул. Ләйсән Кариева Бауман урамындагы бина вакытлыча гына булып, музейга яңа бина төзесәләр әйбәт булыр иде дип саный.

Экспонатлар халыкныкы, музей да лаеклы урында булырга тиеш

"Хәзер безгә музей Бауман урамындагы 3нче йортка күчәчәк, ә анда сыймаган экспонатлар Илдар Зариповның торак йортында сакланып торачак диләр. Әмма экспонатларны торак йортта саклау канун буенча тыелган. Бу хакта Миңнехановка да, Русия мәдәният министрлыгына да, музейлар берлегенә дә хатлар язылды. Әлегә җаваплар килмәде”, диде ул.

Бер мәдәният йортын икенче бер мәдәният оешмасы, ягъни милли китапханә алырга теләве башка сыймый, әхлакый яктан караганда да бик матур күренеш түгел, диде Кариева.

Матбугат очрашуында катнашкан архитектор, төзелеш ветераны Валерий Хәмитов фикеренчә, Милли мәдәният музеен Бауман урамындагы 3нче йорт бинасына күчерү бөтенләй дөрес гамәл түгел.

Валерий Хәмитов
Валерий Хәмитов

"Бу бина махсус музей бинасы итеп төзелмәгән. Ул бит 1780нче елларда администрация бинасы итеп салынган. Анда агач балкалар тора, тимер-бетон түгел. Димәк ул янгын ягыннан да имин түгел. Дөнья күләмендә әһәмиятле экспонатларны янгын ягыннан имин булмаган бинага урнаштыру башка сыймый.

Бауман урамындагы 3нче йорт янгын чыгу ягыннан имин түгел

Анда теләсә нинди оешманы, теләсә нинди министрлыкны урнаштырып була. Янгын вакытында хезмәткәрләр тиз арада аннан чабып чыга алачак. Ә дөньяда бердәнбер булган татар мәдәнияте музее экспонатларын 15 минутта урамга чыгарып бетерә алмаячаксың! Анда тәрәзәләр тар, фасады да зур түгел. Бу бина берничек тә музей комплексы өчен туры килми.

Дөньяның теләсә кайсы иленә, яисә Русиягә карыйбыз икән, музей комплекслары һәрвакыт элекке патша сарайларына урнаштырылган. Рус музеена карагыз, Париждагы Лувр, Версаль музейлары кайда урнашкан? Болар бит элекке патша сарайлары. Ә бездә никтер махсус музей өчен төзелгән бинадагы җайланмаларны җимерәләр, музейны аннан чыгаралар һәм экспонатларны ниндидер администрация бинасына күчерәләр. Ә янгын сүндерүчеләр дә, башка оешмалар да моңа күз йома.

Дөньяның теләсә кайсы илендә музейлар элекке патша сарайларында, ә бездә...

Хәттта яңа машиналар сатыла торган биналар да киң, иркен, анда халык килеп рәхәтләнеп карап йөри ала. Ә Татарстанда әһәмиятле музей экспонатларын ниндидер бер кечкенә, тар, янгыннан иминлеге булмаган бинага күчерергә җыеналар", дип белдерде Валерий Хәмитов.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Милли мәдәни үзәкне ябу һәм Милли мәдәният музеен куып чыгаруны татар тарихына каршы эшләнгән җинаять дип бәяләде.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Бу музей татар халкының дөньядагы бердәнбер музее. Без ТИҮ буларак акча өчен татар мәдәниятен һәм тарихын юк иткән кешеләргә нәфрәтебезне белдерәбез. Бу кешеләрнең милләте дә, мәдәнияте дә юк. Аларның алласы бер - ул доллар дип атала. Әмма миллиард доллардан башка да әһәмиятле әйберләр, хәзинәләр бар әле. Икенче бер милли мәдәни үзәк төзү турында беркем бер сүз әйтми. Милли мәдәният музеен җимерүчеләр татар халкы тарихына Шаһгали булып кереп калачак", диде ул.

Татар стратегиясе

Матбугат конференциясендә татар халкының үсеш стратегиясе темасына да урын бирелде. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, бүген татар халкы упкын алдында тора. Татар милләтенең йорты яна. Ә бу очракта стратегия төзү урынына, татар халкын коткару програмын төзергә кирәк дигән фикерен янә кабатлады.

Татар милләтенең йорты янганда стратегия төзүнең мәгънәсе юк

"Болай барсак 2030 елга татарча белүче калмаячак. Чөнки хәзер татарның урта мәктәбе юк. Милли университеты юк. Шулай ук 1990нчы елларда көрәшеп алынган ике теллелек тә юк. Республикада бер генә дәүләт теле - урыс теле генә хөкем сөрә. Татар милләтенең йорты яна дигән сүз. Һәм хәзер татар халкының үсеш стратегиясен төзеп маташалар. Бу вакытта стратегия төзүнең мәгънәсе юк бит. Аның урынына татар халкын коткару програмын төзергә кирәк, диде ул.

Фәрит Зәкиев татар халкын упкыннан коткару өчен беренче чиратта Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен гамәлгә ашырырга кирәк, бу гамәл стратегиядә иң беренче урын алырга тиеш дип саный.

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен гамәлгә ашыру стратегиядә беренче урынны алырга тиеш

"Татар теле чын дәүләт теле булырга тиеш. Татар теле дәүләт оешмаларында, хокукый оешмаларда, сәүдә оешмаларында, гомумән җәмгыять тормышында урыс теле белән бартигез кулланылса, татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны бик тиз үсәр иде. Безгә бу өлкәдә бик яхшы үрнәк - Каталония. Анда испан теле дә, каталан теле дә бертигез дәрәҗәдә кулланыла", диде ТИҮ рәисе.

Татар халкының үсеш стратегиясенә карата ТИҮ җиткергән икенче тәкъдим - кичекмәстән Татар милли университетын ачу, мөстәкыйль милли мәгариф системын булдыру.

Русиядә федерацияне торгызу һәм Татарстан дәүләтчелеген ныгыту да стратегиягә керергә тиеш, болар стратегик максат булырга тиеш, дип саный Зәкиев.

Русиядә федерацияне торгызу һәм Татарстан дәүләтчелеген ныгыту да стратегиягә керергә тиеш

"Дәүләтчелек һәм тел бер-берсенә бәйләнгән. Парламенты урыс телендә сөйләшә торган дәүләтне Татарстан дәүләте дип әйтә алмыйбыз. Аның губерниядән нинди аермасы бар? Депутатлары, министрлары урысча сөйләшә икән, аның исеме генә Татарстан республикасы була алмый. Быелгы сайлауда парламент үзгәрергә тиеш һәм ниһаять дәүләтчелекне ныгытуга, татар халкын саклап калуга таба эшчәнлек башланырга тиеш", диде ул.

Зәкиев моның өчен ниләр эшләргә икәнен дә санап үтте. "Татарстан Конституциясе үзгәрергә тиеш. Хәзер Татарстан президенты гына татар телен белергә тиеш дип язылган. Ә нигә министрлар, депутатлар, шәһәр башлыклары белмәскә тиеш. Белми икән, бу вазифага билгеләнмәскә, сайланмаска тиеш минемчә", ди ул.

ТИҮ башлыгы стратегиягә "Төбәк телләре турында Европа хартиясен" ратификацияләүне, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирүне дә кертергә кирәк дип саный.

Стратегиядә БДИны татар телендә бирдерү өчен көрәшергә дип язарга кирәк

"Стратегия матур сүзләрдән генә тормаска, шушындый катлаулы һәм авыр максатларны да үз эченә алырга тиеш. Татар телен саклау өчен көрәшергә кирәк дип кенә язудан ни файда? Ә БДИны татар телендә бирдерү өчен көрәшергә дип языла икән, менә ул була стратегия", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

"Зурлап стратегия турында сөйләшәләр, ә шул ук вакытта татарларның милли мәдәни үзәген ябалар. Милли шура нәрсә карый? Ринат Закиров, Васил Шәйхразиев нәрсә карый? Татарларны мәдәниятсез, тарихсыз калдыралар, ә алар моны күрмичә стратегия төзеп маташалар. Йортыбыз яна бит инде, янгынны сүндерегә, халыкны коткарырга кирәк", дип белдерде Азатлыкка Фәрит Зәкиев.

Азат Мифтахов

Чарада Мәскәүдә тоткарланган татар активисты Азат Мифтахов турында аз сөйләшенде. Фактлар аның гаепсез булуын күрсәтә. ТИҮ бу уңайдан аны яклап 19 мартта Казанның Петров паркы янында хакимият белән килештерелгән 15 кешелек пикет оештыра дип әйтелде.

ТИҮ вәкилләренең матбугат очрашуы 15 март Бакый Урманче музеенда узарга тиеш иде. Ләкин оешма вәкилләрен музейга кертмәделәр. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, музейда матбугат конференциясе уздыруны "Казан" милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Луиза Космылина тыйган булып чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG