Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова: Милли китапханә һәм милли мәдәният музее яңа урыннарда Татарстанның 100 еллыгына ачылачак


Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда
Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда

Татарстанның милли китапханәсе "Казан" милли-мәдәни үзәгенә, ә Милли мәдәният музее Бауман урамындагы элекке шәһәр магистраты бинасына киләсе елга кадәр күченеп бетәргә тиеш.

Алар Татарстанның 100 еллыгына ачылыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда әйтте. Китапханәгә иң кыйммәтле ремонт ясалачак диде ул.

Журналистлар министрдан "Милли-мәдәни үзәкне бушату белән бәйле урам җыеннарын күзәттегезме, ни өчен гауга килеп чыкты, Милли мәдәният музееның кая күчереләчәге нишләп алдан ук хәл ителмәде?", дип сорады.

Әюпова сүзләренчә, Казанның күп кенә музейларында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Милли мәдәният музееның экспозицияләрен куяр урын юк. "Музей коллекцияләрен саклау урыны алдан ук билгеләнгән иде, ә даими эшләү урыны бәхәсләр уятты. Моңа гаҗәпләнсе юк, Казанда андый урыннар күп түгел", ди Әюпова. Күченү чыгымнарына килгәндә, министр төгәл саннарны әйтмәде, "кыйбат, әмма коллекция бәясеннән миллион тапкыр кимрәк", диде.

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә исә заманча уңайлыклар тудырылачак, шулай да "милли китапханә барыбер милли үзәк булып калачак", ди министр.

Милли китапханәнең әлеге бинасына төзекләндерү кирәк булачак диелде, әмма анда нәрсә булачагы әйтелмәде.

Күптән түгел Милли мәдәният музеен Казанның Бауман урамындагы буш торучы йортка күчерү турында карар кабул ителде. Ул 1788 елда төзелгән шәһәр магистраты бинасы. Элегрәк ул мәдәни мирас объекты статусы алган иде.

Шулай да татар активистлары музейны Бауман урамына күчерүгә ризасызлык белдерә. Алар музей үз урынында калырга тиеш дип саный.

Татарстан милли китапханәсен киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына, ә андагы Милли мәдәният музеен башка урынга күчерү турында былтыр президент Рөстәм Миңнеханов белдергән иде.

XS
SM
MD
LG