Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли мәдәният музее икмәк пешерү бинасында була алмый"


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

ТИҮ Татар милли мәдәният музеен Бауман урамындагы бинага күчерүгә ризасызлык белдерә. Алар музей үз урынында калырга тиеш дип саный.

11 март Казанда "Милли мәдәният музеен юк итүгә һәм милли мәдәни үзәкне ябуга каршы" дип аталган пикет үтте. Пикетны оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев милли-мәдәни үзәкне ябу турында карар кабул иткән кешеләр татар тарихына хурлыклы һәм оятсыз шәхесләр булып кереп калачак дип белдерде.

Кәрим Тинчурин бакчасында узган пикетта "Милли-мәдәни үзәкне ябучыларга оят һәм хурлык", "Татар телен - дәүләт телен үтерделәр. Татар мәгарифен үтерделәр. Милли мәдәни үзәкне үтерделәр. Чиратта татар халкымы?", "Музей тупланмасын таркату һәм бинасыннан чыгару аны җимерүгә тиң" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетта күтәрелгән шигарләр
Пикетта күтәрелгән шигарләр

Зәкиев Азатлыкка Милли мәдәни үзәк һәм андагы Милли мәдәният музеен бетерү вандализм белән бер дип белдерде. Ул бу вакыйганы татарның милли мәдәниятенә каршы чираттагы һөҗүм дип саный.

"Башта федерализмга һөҗүм булды. Аннан Татарстанның дәүләтчелегенә. Татарстан Конституциясе үзгәртелде. Латин графикасын куллану тыелды. Татар телендә бердәм дәүләт имтиханы тапшыру тыелды. Республикаларда президент атамасы бетерелде. Мәктәпләрдә татар телен укыту киметелде. Хәзер инде татар мәдәниятенә һөҗүм ясалды һәм милли мәдәни үзәк бетереп куелды. Болар барысы да системлы рәвештә эшләнде", диде Зәкиев.

ТИҮ рәисе Татарстан җитәкчелеге милли-мәдәни үзәкне япмаска, милли мәдәният музеен да үз урынында калдырырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, милли мәдәни үзәкне ябу карары беренче чиратта акча эшләү белән бәйле булса, икенче яктан сәяси максатлы.

Пикетта күтәрелгән шигарләр
Пикетта күтәрелгән шигарләр

Зәкиев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның, Казанның Бауман урамы, 3 адресындагы буш торучы бинага күчерү һәм анда яңа шәһәр музее булдыру турындагы карарын уйланылмаган карар дип бәяләде.

"Минемчә, Миңнеханов моны журналистлардан һәм милли активистлардан качу өчен генә эшләде. Бу бина XVIII гасырда төзелгән элекке икмәк пешерү корылмасы. Анда коридор һәм кечкенә бүлмәләр генә бар. Бу бинада музей урнаштыру мөмкин түгел. Күз буяу өчен генә кабул ителгән карар бу. Ягъни милли мәдәният музее юк ителде дияргә була. Шулай итеп, Казанда татарлыкны бетерүгә тагын бер гамәл булды", диде Зәкиев.

Пикетта катнашкан милли мәдәният музее хезмәткәре Ләйсән Кариева, музейны Бауман урамындагы бер бинага күчерү карарын, йортсыз-җирсез җәфа чиккән сукбайларның баш өстенә әвеслек кебек дип бәяләде.

Ләйсән Кариева
Ләйсән Кариева

"Безнең кайбер хезмәткәрләр музей экспонатларын кертергә урын булачак икән дип кенә җиңел сулап куйды. Алар сыямы, юкмы – билгесез бит әле. Без 3 мең дүрткел метрлы музей идек, ә бу бина 1 мең дүрткел метр гына. Әле аны музейга җайлап буламы – билгесез. Монда бөтен милли байлыкны халыкка күрсәтергә мөмкинлек булмый. Әле бу бина төзекләндерелмәгән һәм ул – бөтен кешеләр баш тарткан бина. Өстәвенә бу турыда әле карар юк бит. Без әвеслек астына кермәгән. Татарстан җитәкчелеге бу мәсъәләне тирәнтен аңлап җиткерми", диде ул.

Милли мәдәният музее җитәкчесе вазифаларын башкаручы Луиза Космылина Азатлыкка Бауман урамына күчү мәсьәләсе әле тәгаен хәл ителмәгән дип белдерде.

Луиза Космылина
Луиза Космылина

"Бездә әле ул турыда бернинди рәсми документ юк, шуңа күрә күчәбезме, күчмибезме икәнен әйтеп булмый. Бу чираттагы бер версия генә, безне Казан кирмәнендә дә "урнаштырдылар" инде", ди Космылина.

Шулай да Космылина бу бинаның үзәктә, кеше күп йөри торган уңайлы урында урнашуын ошатуы, анда күчүне республика җитәкчелегенең дә хуплавына шат булуы турында әйтте һәм бу көннәрдә музей хезмәткәрләренең бинаны карарга барырга җыенуын белдерде. Аның әйтүенчә, бинада музей өчен урынның җитү яки җитмәве турында ул әлегә берни дә әйтә алмый, чөнки бу турыда бернинди мәгълүматы юк.

Татарстан милли китапханәсен киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына, ә андагы Милли мәдәният музеен башка урынга күчерү турында белдерелгәннән соң җәмәгатьчелек моңа каршы чыкты. Ялгыз пикетлар булды, түрәләргә хатлар язылды.

Күптән түгел Милли мәдәният музеендагы экспонатларны тартмаларга тутыра башлаулары турында хәбәр ителгән иде.

Экспонатларны тартмаларга тутыручылар
Экспонатларны тартмаларга тутыручылар

7 мартта Казанның Милли мәдәният музеен Бауман урамы, 3 адресындагы буш торучы бинада яңа шәһәр музее булдыру турында белдерелде.

Бауман урамында музейга тәкъдим ителгән бина
Бауман урамында музейга тәкъдим ителгән бина

"Бу чын мәгънәсендә шәһәр музеен, Казан музеен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ул җәяүлеләр йөри торган урамда, метро янында, шулай ук безнең төп музейларыбызга да якын. Бу тагын да күбрәк туристлар җәлеп итәргә, борынгы Казан тарихына игътибарны арттырырга мөмкинлек бирәчәк", дигән иде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә.

26 февральдә активист Рәис Хәбиров президент Рөстәм Миңнехановтан Милли мәдәният музеен саклап калуны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Мондый таләп һәм үтенечләр белән моңа кадәр дә пикетлар булды, түрәләргә хатлар язылды.

Белешмә. Бауман урамы, 3 адресындагы бина 1788 елда төзелә. Зур янгын нәтиҗәсендә зыян күргәннән соң 1815 елда аны зурайтып яңарталар һәм 1844 елда бина тагын бер мәртәбә үзгәрешләр кичерә. Янгынга кадәр бу бинада шәһәр магистраты урнашкан була, 1844 елда биредә ятим балалар йорты урнаша. Совет чорында анда Татарстанның икмәк пешерү сәнәгате идарәсе эшли. 1995 елда Русия президенты фәрманы белән бу бинага федераль әһәмияткә ия тарихи һәйкәл статусы бирелә. Соңгы ун елда бина буш торган.

XS
SM
MD
LG