Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәркәз таркала, үзәк өзелә


"Казан" милли-мәдәни үзәк бинасы

Татарстанның Милли китапханәсенә аерым бина төземичә аны "Казан" милли-мәдәни үзәгенә күчерүгә татар зыялылары ризасызлык белдерә. Түрәләр татарга ничек тә ярый, түзәр әле дип уйлый.

"Казан" милли-мәдәни мәркәзе ("үзәк" дип тә әйтәләр) татар дөньясында күренекле урын тота иде. Әйе, иде... Милли яшәешебез, бигрәк тә соңгы елларда, гел "иде"ләрдән тора. Татарстан җитәкчеләре аның бинасына Милли китапханәне күчерергә ниятли. Әйе, Милли китапханәбез иске биналарда урнашкан, китапларны куярга урын юк, бүгенге мәдәни илләрдә гадәти булган шартлар да юк. Бу турыда Разил Вәлиев иң югары мөнбәрләрдән инде утыз ел сөйли. Аның белән килешеп өстәгеләр баш кага, башта Шәймиев даими рәвештә озак еллар баш какты. Хәтта 2007 елда китапханә бинасының проектына бәйге дә игълан иткәннәр иде. Аны Мулланур Вахитов һәйкәле урнашкан калкулыкта төзергә ниятләделәр. Ачык китап рәвешендә корылачак бина проекты белән Һолландия архитекторы җиңеп тә чыккан иде. Тик... акча җиткереп булмый бит, шайтан алгыры! Китапханә инде ул андый чакта чиратның иң койрыгында кала. Хәзер әлеге калкулык астына казып кереп сәүдә-күңел ачу корылмасы урнаштырырга җыеналар бугай. Бәйгедән соң үткән ун ел эчендә Казанда нинди генә спорт комплекслары, алагаем чиркәүләр, әйләнеп чыкмаслык кибетләр калкып чыкты. Китап кайгысымы монда? Өстәвенә бер китап укымаган килеш тә югары урыннарга менеп булуы ачыкланганда.

Милли китапханә ул китаплар җыйналган бина гына түгел, ул дәүләтчелек символы

Бер уйласаң, без Милли китапханәбезгә бина табылуга шатланырга тиеш бит инде. Милли китапханә әле ул китаплар җыйналган бина гына түгел, ул дәүләтчелек символы да! Адәм рәтле илләрнең барысында да ул шәһәрнең үзәгендә – президент сарае, парламент, хөкүмәт йортлары янәшәсендә. Һәм аны китапханә өчен дип махсус салалар! Израилнең китапханәсе дәүләт оешканчы ук барлыкка килә. Аның 1960 елда ишекләрен ачкан хәзерге бинасы да дөньядагы иң яхшы, иң уңайлы китапханәләрдән санала. Җир астындагы әллә ничә катлы корылмаларда биш миллионнан артык китап саклана. Алар арасында яһүд тарихына һәм әдәбиятына кагылышлы бик борынгы кулъязмалар, беренче иврит газеталары, сәнгать әсәрләре һәм атаклы яһүд язучыларының, шагыйрьләренең, акыл ияләренең шәхси архивлары саклана.

Израил китапханәсе
Израил китапханәсе

Ләкин Израилдә аны да бүгенге шартларга туры килми дип табалар – хөкүмәт яңа китапханә бинасы салырга Кнессет алдында ук зур җир кишәрлеге бүлеп бирә. Моны ишеткәч, Ротшильдлар бинаны үз акчаларына салырга теләк белдерә (их, безнең дә Forbes исемлегенә кергән миллиардерларыбыз бар бит!). Һәм эшкә дә тотыналар. Киләсе елда әлеге бөтен дөнья шаккатырлык китапханә бинасы ишекләрен ачарга җыена. Ә иң түр диварга Милли китапханәне оештыручыларның берсе Йосеф Хазановичның сүзләре уеп язылган: "Безнең изге Иерусалимда (мөселманнарда Әл-Кудс – ред.) зур, мәһабәт бина салыначак һәм анда Израилнең милләткә әверелгән көненнән алып барлыкка килгән бөтен рухи байлыгы җыйналачак, һәм безнең раббилар, акыл ияләре, халкыбызның һәммә зыялылары әлеге йортка омтылачак".

Милли китапханәгә ниһаять иркен бина

Менә шундый китапханә турында безме хыялланмыйбыз? Хәзерге президентыбыз баш кагып кына утыручы түгел, җаен тапкан (киңәш бирүчеләр дә булгандыр) – Милли китапханәбезгә менә, ниһаять, иркен бина!

Ләкин бит "Казан" милли-мәдәни мәркәзе урнашкан бина совет заманында Ленин мемориалы өчен дип махсус төзелгән иде. Музей булырга яраклаштырып. Һәм анда музей булды да. Милли мәдәният музее! Ул искиткеч затлы экспонатларга бай (50 мең нөсхәдән артык), иркенләп карап чыкканнан соң татар тарихын тулаем күз алдына китерәсең! Югыйсә, безнең дәүләт музеебыз чынлыкта бит губерна музее. Тиккә генә аның төп әсбабы Әби патша каретасы түгелдер. Ә бу чын Милли мәдәният музеендагы кадерле ядкарьләрне бүген кайдадыр (Кремльдә бина әзерлиләр, имеш) күчерергә дип тартмаларга дыңгычлап тутыралар. Ике күченү бер янгынга тиң, диләр. Бу экспонатлар, картиналар, кулъязмалар тулысынча сакланырмы? Бүгенге угърылар дөньясында бу сорауга уңай җавап бирергә беркем дә җөрьәт итмәс.

Әлеге музей бинасын китапханә итеп үзгәртергә күпме акча кирәк? Моны беркем дә әйтә алмый. Билгеләнгән сумма отыры арта гына барачак. Китапханә өчен хәзерге заманга хас шартлар тудырылуга да өмет аз. Әллә мондый күченүләр мәрәкәсендә башка мәнфәгатьләр алдан йөриме? Без бит инде элегрәк Матбугат йортыннан колак кактык. Милли мәркәзләребез шулай берәм-берәм юкка чыга. Безнең исә үзәк өзелә. Шуңа күрә президентка татар язучылары исеменнән хат та юлланды. Бу табигый да – биредә күпме иҗат кичәләре, каләм әһелләрнең корылтайлары үтте, читтән килгән милләттәшләребез биредә һәрвакыт үзләренең тамашаларын күрсәтә иде. Монда милли мәдәният әйдәманнарына ишек һәрчак ачык булды. Мин дә имзамны куйдым. Хат язарга махир бит без. Аның бер тиенлек файдасы булмасын белсәк тә. Нишлисең, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума.

Милли мәркәзләребез шулай берәм-берәм юкка чыга

Әмма хат язудан соң берничә көн узу белән "Казан" милли-мәдәни мәркәз янындагы яңа скверны чакырылган халыкка күрсәткәндә Миңнеханов әйтте: "Это удобно географически, библиотека – место, куда должны приходить люди. Сюда можно прийти пешком, приехать на автомобиле или на велосипеде."

Һи-и, аңа безнең хат барып та җитмәгән, әлбәттә. Аңа керәсе хатларны барлаучылар Русия сәясәтендә азау ярган; җилнең кайдан искәнен бик яхшы беләләр.

Менә щегловларның зарына ничек колак салмыйсың! Безнең милли-мәдәни мәркәзне юкка чыгару ниятеннән соң озак та үтмәде, Татарстан премьер-мининстры Алексей Песошин имзасы белән урыс мәдәни мәркәзен ачу турында әмер чыкты. "Культурный центр имени А.С.Пушкина" дип атала ул. "Татарстандагы күпмилләтле халыкның бердәмлеген, урыс халкының үзенчәлеген, урыс теленең үсешен, сөйләм культурасын, урыс милли мәдәниятенең традицияләрен саклау һәм ныгыту максатында" диелгән әлеге әмердә. Моны кем генә хупламас! Урыс теленең, мәдәниятенең хәле, татарныкыннан аермалы буларак, гаять читен икәне барыбызга да билгеле бит. Гел тәкърарлап торалар. Әлеге мәсьәләдә инде баш кагып кына вакыт уздыра алмыйсың – ноябрьдә оешма теркәләчәк, киләсе язда иркен бинага кереп утырачак. Анда эшләргә 28 кеше тәгаенләнгән. Әлегә.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG