Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башта телне бетерделәр, хәзер тарихны бетерәләр"


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

15 ноябрь Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Тинчурин паркында милли мәдәният музеен Казан милли-мәдәни үзәгеннән башка урынга күчерүгә һәм Казан һава аланына исем бирүгә каршы пикет оештырды.

Пикетта "Президент Миңнеханов! Милли китапханәгә яңа бина төзүне таләп итәбез!", "Министр Әюпова! Музейны ябасыз – татар мәдәниятен һәм тарихын җимерәсез!", "Музей тупланмасын таркату һәм бинасыннан чыгару – аны җимерүгә тиң!", "Татар башкаласы Казан һава аланына – бөек Тукай исеме!", "Казанга – Тукай, Бигешкә – Сәйдәш!" шигарләре күтәрелде.

Пикетка чыккан Милли мәдәният музееның лекторлар төркеме җитәкчесе, галимә Ләйсән Кариева Азатлыкка "дистә еллар буе татарларга кагылышлы бөртекләп җыелган музей экспонатлары башка урынга күчерелсә, алар юкка чыгачак", дип белдерде.

Ләйсән Кариева
Ләйсән Кариева

"Беренчедән, канун нигезендә коллекцияләрне музейдан каядыр күчерергә ярамый. Музей экспонатлары, коллекцияләр, күргәзмә материалы – берсе дә музейдан башка җиргә чыгарылырга тиеш түгел. Алар күргәзмәләргә вакытлыча файдалануга гына бирелеп торылырга мөмкин.

Икенчедән, музей коллекцияләрен тиешенчә төреп, урнаштырып башка җиргә вакытлыча күчерү 16 миллион сум тора. Халык акчасын кем шулай юк итәргә уйлады икән?

Өченчедән, музейда махсус бина өчен эшләнгән экспонатлар бар. Диварларга 3-4 метр зурлыкта кереп утырган экспонатлар бар. Татар халкының тарихы диварлардан карап тора. Ә моны җимергәч, аларны кая куеп була? Хәтта Кремльдә дә аларга яраклы бина юк", дип белдерде Ләйсән Кариева.

Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

Ләйсән Кариева Милли мәдәният музеен күчерү – татар халкын урамга куып чыгаруга тиң дип саный. Бу музей китапларга таянып, галимнәр фикере белән эшләнгән тәгълимат нигезендә төзелгән музей. Татар халкы бу хәлдән соң тарихи үткәнен, рухын өйрәнергә кая килер?

Пикетка чыккан Милли мәдәният музееның баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева фикеренчә, "музей экспонатлары тегендә-монда күчерелсә, Милли мәдәният музееның статусы да юкка чыгачак".

Сәнгать белгече, Тукай бүләге иясе Розалина Шаһиева Азатлыкка "Милли мәдәният музее бетерелә икән, татар халкы инкыйразга дучар булачак", диде.

Розалина Шаһиева (c)
Розалина Шаһиева (c)

​"Башта телне бетерделәр, хәзер тарихны бетерәләр. Чөнки бу музей татар халкының тарих һәм мәдәнияте музее. Без – бербөтен. Бөтен татар халкының байлыгын еллар буе җыеп бер җиргә кайтарып тупладык. Ә хәзер шуңа кул күтәрәләр. Әлеге мирасны юк итү - фаҗига булачак. Җитәкчелек моны аңларга теләми. Чөнки хәзерге тормышта бизнес, прагматизм, акча хөкем сөрә.

Бу хакта Татарстан парламентының милли мәсәләләр комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиевка җиткердек. Ул моны минем эшем түгел ди. Минем моңа катнашым юк ди. Чөнки ул үзе дә моңа кул салырга ярамаганын белә", ди Розалина Шаһиева.

Шаһиева Дөнья татар конгресыннан Милли мәдәният музее хакында әлегә кадәр бер фикер дә ишетмәүләрен, алардан музейны яклап сүз әйтүләрен көтүләре турында белдерде.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли китапханәсенең киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчүен раслады. Элегрәк мондый мөмкинлек турында хәбәр чыккач бер төркем зыялылар мондый карарны "ахмаклык" дип атаган иде. Зыялылар Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә музейны саклап калуын үтенеп мөрәҗәгать тә юллаган иде.

Пикетның икенче темасы – Казан һава аланына исем бирүгә карата ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, "Татарстан җитәкчелегенең позициясе аңлашылмый. Татарстан һава аланнары гомумән бу бәйгедә катнашырга тиеш түгел иде. Бернинди мәҗбүрият тә юк иде", дигән фикерен җиткерде.

Аның сүзләренчә, ни генә булмасын, Казан һава аланына Тукай, Җәлил һәм Туполев исемнәре арасыннан Тукай исемен сайлап алырга кирәк.

Хәзер исемлектә ике татар, бер урыс исеме калды. Бу үзе бер провокация булып тора. Татарларның тавышлары икегә бүленә. Моны булдырмас өчен барча татар җанлы ватандашлар Тукайга тавыш бирергә тиеш, дип саный Зәкиев.

Пикетка чыккан Казан Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов, Казан һава аланына "Казан" исемен калдыру – бу исемне бөтен дөнья буйлап тарату дип саный.

Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов

​"Казан исеменә тагын бер исемне өстәү – мәгънәсезлек. Безнең янәшәдә генә Идел елгасы ага. Бу елгага Девятаев яисә Җәлил исемендәге Идел елгасы дип әйтмиләр бит. Исем кушуның яхшы ягына караганда начар ягы күбрәк дип уйлыйм. Шуңа мондый исем алмаштыруга тотынмаска иде", ди Ибраһимов.

Пикет барышында Татарстан президенты исеменә имза җыю да оештырылды. Анда "Казан" милли мәдәният үзәген ни өчен ябулары турында халыкка аңлату таләп ителде.

Казан һава аланына исем сайлау "Русиянең бөек исемнәре" ("Великие имена России") русиякүләм бәйгесе кысаларында бара. Казан һава аланы атамасына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәренә дәгъва итә.

XS
SM
MD
LG