Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан, Бигеш, Уфа һава аланнарына исем сайлау бәйгесендә соңгы этап башланды


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Казан һава аланына интернетта тавыш бирү нигезендә ярымфиналга чыккан исемнәр арасыннан Михаил Девятаев төшеп калган, аның урынына Муса Җәлил исеме тәкъдим ителгән. Чаллы янындагы Бигеш һава аланы атамасына дәгъва итүчеләр арасында Салих Сәйдәшев исеме дә бар.

12 ноябрь Русиядә һава аланнарына атама сайлауның соңгы этабы башланды. Казан һава аланы атамасына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәренә дәгъва итә. Интернетта тавыш бирү нәтиҗәсендә ярымфиналдагы беренче өчлеккә Җәлил урынына Михаил Девятаев чыккан иде. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) аерым сораштыру уздырганнан соң, Җәлил исеме расланган. Бу хакта матбугат очрашуында билгеле булды. Бәйгенең соңгы этабына чыгучы исемнәрне Русия Иҗтимагый пулаты рәисе Валерий Федоров һәм МГИМО ректоры Анатолий Торкунов тәкъдим итте.

Бигеш һава аланы атамасына дүрт исем дәгъва итә: Николай Лемаев, Иван Шишкин, Дмитрий Менделеев һәм Салих Сәйдәшев.

Уфа һава аланы Муса Гәрәев, Мостай Кәрим һәм Салават Юлаев исемнәре белән аталырга мөмкин.

​Адрей Туполев исеменә тагын Мәскәүнең ике һава аланы һәм Омски һава аланы дәгъва итә. Популяр исемнәр арасында Александр Пушкин, Петр I, Екатрина II исемнәре дә бар.

Соңгысы Кырымның Акмәчет һава аланына да бирелергә мөмин. Моннан тыш, анда исем сайлауның чираттагы өлешенә Иван Айвазовский һәм Павел Нахимов исемнәре чыккан.

Федоров сүзләренчә, бер үк исем берничә һава аланында җиңеп чыккан очракта, бәйгенең икенче туры узачак.

Җиңүчене https://великиеимена.рф сайтында билгеләнәчәк. Бәйгегә 5 декабрь йомгак ясала.

Русиядә һава аланнарына исем сайлау бер ай элек башланды. Белгечләр моны халык игътибарын төп проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап чыгарылган уен дип саный.

XS
SM
MD
LG