Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәдәният музее экспонатларын тартмаларга тутыралар


Ялгыз пикетка чыккан Рәис Хәбиров
Ялгыз пикетка чыккан Рәис Хәбиров

Рәис Хәбиров Казанда ялгыз пикетка чыкты. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Милли мәдәният музеен саклап калуны таләп итә.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Рәис Хәбиров Татарстан хөкүмәт йорты каршына "Президент Миңнеханов: татар мәдәниятен, тарихын үтерәләр! Җинаятьне туктатыгыз! Пушкин урамы, 86нчы йортта милли мәдәният музеен җимерәләр!" дигән плакат күтәреп чыкты.

Хәбиров Азатлыкка әйтүенчә, хакимият татар телен бетерде, татар мәгарифен бетерде, хәзер инде татар мәдәни мирасын юк итүгә күчте.

"Моны булдырмый калырга кирәк. Һәрбер республиканың үз тарихи музее булырга тиеш. Бу музей "Казан" милли-мәдәни үзәгендә калырга тиеш. ТИҮ бу проблем турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язган иде. "Әлеге хәлне тикшерәбез", дигән җавап булды булуын. Әмма нәтиҗәсе булмады. Хәзер инде Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче булабыз. Татарстан җитәкчелеге безне ишетми", диде ул.

ТИҮ активистлары бүген шулай ук әлеге музейдагы хәлләрне барып карады.

Хәзерге вакытта анда Мәскәүдән килгән ширкәт белгечләре музей экспонатларын махсус тартмаларга тутыра.

Милли мәдәният музееның баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева Азатлыкка белдергәнчә, музейда хәзер 50 мең экспонат бар. Шуларның өч меңе экспозициягә куелган. Хәзер шулар махсус тартмаларга тутырыла. Бу эш ике айга сузылыр дип көтелә.

Милли мәдәният музеен бинадан чыгару башланган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

"Милли мәдәният музеен саклап калу өчен кемнәргә, нинди оешмаларга гына язып карамадык, уңай нәтиҗәсе булмады. Нәтиҗәдә безне башка урынга күчерәләр. Без 30 елга якын "Казан" милли-мәдәни үзәге белән бер үк бинада эшләдек һәм бер үк милли идеяга хезмәт иттек.

Хәзер нишләптер монда Милли китапханә оештырырга уйлыйлар. Шундый карар чыккан диләр. Безгә ул карарны әле күрсәткәннәре юк. Без Милли китапханәгә каршы бара алмыйбыз. Безгә бүтән бина вәгъдә итәләр. Ләкин ул бинаның кайда булачагы билгеле түгел. Музей әйберләре вакытлыча рәссам Илдар Зариповның галерея-студиясендә сакланачак. Ә аннан соң Милли мәдәният музее язмышы ничек булачак, ул турыда ачыклык юк", диде Минһаҗева.

Экспонатларны тартмаларга тутыручылар
Экспонатларны тартмаларга тутыручылар

Татарстан мәдәният министрлыгы Милли мәдәният музее өчен Казан ярминкәсендә яңа бина төзеп шунда күчерергә тәкъдим иткән иде.

Узган елның 18 декабрендә ТИҮ "Казан" милли-мәдәни үзәгендә урнашкан Милли мәдәният музеен таркатуга юл куймавын сорап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллады.

"Казан" үзәген һәм музейны мөрәҗәгать авторлары "феномен" дип атый. Алар музейның узган гасырның 90-нчы елларында милли күтәрелеш вакытында булдырылуын, кыска вакыт эчендә "татар халкының көчле зыялылыгы потенциалы нигезендә музейга милләтнең бай мирасы туплануын" искә төшерә.

Узган елның 17 октябрендә "Казан" милли-мәдәни үзәге һәм Милли мәдәният музее хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә дә музейны саклап калуын үтенеп мөрәҗәгать юллады.

Мөрәҗәгать итүчеләр Татарстан милли китапханәсен "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчергәннән соң ул бинадагы музей юкка чыгачак дип борчыла һәм китапханә янәшәсендә музейны саклап калырга чакыра.

Узган елның октябрь башында Татарстан президенты Татарстан милли китапханәсенең киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчүен раслады. Элегрәк мондый мөмкинлек турында хәбәр чыккач, бер төркем зыялылар мондый карарны "ахмаклык" дип атаган иде.

Татар иҗтимагый үзәге активистлары 1 мартта Милли мәдәният музеен яклап Казанда пикет уздырырга җыена. 20 кешелек пикет оештыру өчен Казан башкарма хакимиятенә гариза бирелгән.

XS
SM
MD
LG