Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәдәният музеена Казан ярминкәсенә күчәргә тәкъдим итәләр 


"Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы
"Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы

"Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан Милли мәдәният музеен Казан ярминкәсенә күчерүгә музей хезмәткәрләре риза түгел.

Татарстан мәдәният министрлыгы Милли мәдәният музее өчен Казан ярминкәсендә яңа бина төзеп шунда күчерергә тәкъдим итә. Бу турыда Азатлыкка музейның үзендә әйттеләр.

"Яңа бина һәрвакыт әйбәт инде ул, тик, барыбер, Татар мәдәнияте музеен Казанның тарихи өлешендә урнаштырсаң, яхшырак булыр иде", дип, тәкъдим ителгән урын белән килешмәүләрен белдерделәр музейда. Хезмәткәрләр, гомумән, музейны бу бинадан каядыр күчерүгә каршы.

Азатлыкка сәнгать белгече, музей хезмәткәре Розалина Шаһиева сөйләгәнчә, мәсьәләнең бу рәвешле чишелешенә алар гына түгел, Милли китапханә хезмәткәрләре да риза түгел.

Розалина Шаһиева
Розалина Шаһиева

"Безгә симбиоз, музей белән китапханәнең бергәлеге кирәк, чөнки болай гына кеше монда, яр буена китап укырга килми. Китапханә хезмәткәрләре бөтенесе каршы. Алар әйтүенчә, хәзер китапханә яхшы урында, кеше күп йөри торган Кремль урамында урнашкан, Карл Маркс урамы да күп урамнар киселешендә. Ә монда алар әллә нәрсә өмет итә алмый. Ләкин китапханәдә музей да булса, ул ничектер кешене тартып, кызыктырып торыр иде. Үзгәрә, заманчалаша торган, яшәртелгән-яңартылган урын. Музей үз тупланмаларын саклап, китапханә белән бергә бик матур үрелеп бара торган итеп эшли алыр иде, бу шундый бер яңа әйбер булыр иде – бөтен дөньяны шаккаттырырлык! Чөнки безнең мәдәнияттә әдәбият гел үзәккә куелып килгән, безнең халык өчен китап – ул шулай ук могҗиза кебек, халык аңа табынган, яраткан, кулдан-кулга йөрткән, күчереп язган, аннары инде бастырып та чыгара башлаган. Безнең сәнгать тарихы һәм китап тарихы бер үк вакытта барган. Алар бергә яшәргә тиеш, бу канун булырга тиеш. Хәзер дөньяда бөтен җирдә мәдәният оешмалары шулай бер-берсе белән кушыла, берсен-берсе тулыландыра. Монда әле балалар өчен күңел ачу урыны да, әдәби клуб та ясап була, гаилә белән ял итә торган парк ачарга да була”, дип сөйләде Розалина Шаһиева.

Аның сүзләренчә, "Казан" милли-мәдәни үзәге янында уку залы өчен янкорма төзи да башлаганнар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли китапханәсенең киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчүен раслады. Элегрәк мондый мөмкинлек турында хәбәр чыккач бер төркем зыялылар мондый карарны "ахмаклык" дип атады. Зыялылар Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә музейны саклап калуны үтенеп мөрәҗәгать тә юллаган иде. Бу уңайдан активистлар пикетлар да оештырды.

XS
SM
MD
LG