Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Казан һава аланына исем бирүгә һәм милли мәдәният музеен күчерүгә каршы пикет уздыра


Казанда митинг, архив фотосы
Казанда митинг, архив фотосы

Татар активистлары пикет өчен шәһәр үзәген сораса да, Казан хакимияте тагын Тинчурин бакчасын гына тәкъдим иткән.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Казан һава аланына исем бирүгә һәм милли мәдәният музеен Казан милли-мәдәни үзәгеннән башка урынга күчерүга каршы пикет оештырырга җыена. Казан хакимияте моның өчен Тинчурин бакчасын килештергән. Чара 15 ноябрьдә узачак.

Активистлар пикет өчен Бауман урамында ике урынның берсен, Ирек мәйданын, Петербур урамында Гумилев һәйкәле янын сораган. Ләкин Казан мэриясе түрәсе Евгений Варакин ул урыннарда "алданрак планлаштырылган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары була" дип җавап биргән.

ТИҮ активистлары чараны Тинчурин бакчасыда уздыру тәкъдимен кабул иткән, әмма моны үзләре өчен хурлык дип саный. "Без ул Тинчурин бакчасын Чүпрәк базары (Блошиный рынок) буларак кына танып беләбез. Базарда пикетлар һәм митинглар үткәрү безнең өчен бик зур хурлык, моны безнең өстән көлу дип саныйбыз. Ул тирәдә торган халык та һәр чара саен үзенең ризасызлыгын белдерә", дип язган ТИҮ әгъзасы Равил Мөхәмәтҗанов Казан мэриясенә. Ул Варакин хатында күрсәтелән чараларны "алданрак күздә тотылган чара" дип түгел, ә "арттанрак һәм күздә тотылмаган чара" дип атый. Мөхәммәтҗанов әлеге "сәламәтлек саклау пропагандасына бәйле чаралары" турында белдерү хатларының күчермәләрен, ә соңрак чараларның узуын дәлилләгән виедоматериаллар сорый.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан милли китапханәсенең киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчүен раслады. Элегрәк мондый мөмкинлек турында хәбәр чыккач бер төркем зыялылар мондый карарны "ахмаклык" дип атады. Зыялылар Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә музейны саклап калуын үтенеп мөрәҗәгать тә юллаган иде.

Казан һава аланына исем сайлау "Русиянең бөек исемнәре" ("Великие имена России") русиякүләм бәйгесе кысаларында бара. Казан һава аланы атамасына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәренә дәгъва итә.

XS
SM
MD
LG